tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Картайдык дип һич тә кайгырмыйк без, Безнең гомер байлык ләбаса… 
Картайдык дип һич тә кайгырмыйк без, Безнең гомер байлык ләбаса… 

Картайдык дип һич тә кайгырмыйк без, Безнең гомер байлык ләбаса… 

Көзнең бик матур алтынсу чорында республикабызда гаҗәеп матур, күркәм бәйрәмнәрнең берсе өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Арча районы Яңасала авыл җирлегендә ике авыл керә, менә шушы ике авылда да өлкәннәребезне хөрмәтләп Аллага шөкер быел да бергәләп бәйрәм кичәсе үткәрә алдык.Чынлап та, өлкәннәребез зур хөрмәткә, җылы игътибарга, ихтирамга лаеклы буын. Аларга бүген аралашу гына җитми кебек. Ә бу – өлкән буын өчен иң мөһиме. Менә шундый матур кичәләрдә җыелып, аларны бер-берсе белән очраштырып, ешрак хәлләрен белеп торсак, алар үзләренең үткән гомер юлы бушка үтмәгәненә ихлас күңелдән сөенеп, үзләренең кирәк булуларын тоеп, хәер-фатихаларын биреп яшиләр.

Яңасала, Каенсар  авылында узган очрашуга күп еллар төрле тармакларда эшләгән хезмәт ветераннары килде. Бәйрәмебез Яңасала авыл җирлеге башлыгы Сафин Айрат Илгиз улының котлавы белән башланып китте, Яңасала ветераннар Советы рәисе Мөхәммәтҗанова О.Ш., “Бердәм Россия” сәяси партиясе сәркатибе, китапханәче  Борһанова Ф.А., хатын- кызлар Советы рәисе Рахмиева Ф.А., тарих фәннәре докторы, профессор, күп төрле китаплар авторы Фәйзелхак Ислаевның котлавы ямь өстенә ямь бирде.

Авыл мәдәният йортлары каршында оештырылган әдәби музыкаль кичәбез дәртле биюләр, котлау сузләре һәм матур жырлар белән өлкәннәребезнең күнелләрен тагын да сөендерде. Бигрәк тә өлкәннәребезнең яратып кабул иткән Каширова Нуриянең, Тумакова Гайшәнең, Касыймова Гөлназның өздереп, йөрәкләгә үтәрлек итеп җырлауларын, Борһанова Фәридә белән Сафина Энҗенең сагыш белән тулган күңелләрне эретерлек шигырьләре җаннарыбызны айкады.

Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнаштылар. Әби- бабайлар өстәл артында сыйланып кына утырмадылар, аралаштылар, күптән күрешмәгән авылдашларының хәлләрен белештеләр. Алар бу очрашудан бик канәгать булдылар. Бу матур кичәбез көзге мул уңышлы өстәл, кайнар чәй янында дәвам итте. Шушы матур өстәлләребезне коруда ярдәм иткән авылдаш иганәчеләребез Шәймуллин Ринат Мингалим улына, Туюров Геннадий Петр улына, Мөхәммәтҗанов Роберт Габделхак улына өлкәннәребез бик рәхмәтле.

Быел илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан сугыш чоры балаларына, тыл каһарманнарына шушы иганәчеләребез ярдәме белән бүләк конвертлар да бирә алдык. Без дә аларны шушылай сөендерә алуыбызга, аларның шат елмайган йөзләрен күрүебезгә шат булдык. Ике сәгатькә сузылган очрашу кичәсе бик тиз узды да китте . Кичәгә килүче авылдашларыбыз  табыннарны матур, мул итеп әзерләүче, кичәне оештыручы мәдәният хезмәткәрләре – Касыймова Гөлназ, Сафина Энҗе һәм китапханәче “Мәдәнияттагы казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнүче Борһанова Фәридәгә, үзенең кайнар, тәмле коймаклары белән табынны ямьләп,өлкәннәребезне сөендерүче элекке мәдәният хезмәткәре Калачова Ларисага олы  рәхмәтләрен белдерделәр. Кечкенә генә игътибардан да күңел була, диләр. Өлкәннәребезнең дә үзләренә күрсәткән хөрмәттән күзләре шатлык белән тулды.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Без сезнең йөрәгегез мәңге яшь булып калуына, көчле рухыгызга сокланабыз. Иң мөһим мирасыгыз – зирәклелегез, тормыш тәҗрибәгезне безнең белән бүлешүегез өчен зур рәхмәт. Яшьләргә сезнең акыллы киңәшләр, яклавыгыз бик кирәк. Ә өлкәннәр турында кайгырту көзнең бер көнендә генә түгел, көндәлек ихтыяжга әверелсен иде. Безнең бурыч – өлкән буынга лаеклы яшәү шартлары, киләчәккә, иртәгәге көнгә ышаныч тудыру, җылылык һәм кайгыртучанлык күрсәтү, агымдагы проблемаларны хәл итәргә булышу. Бу истәлекле көндә өлкәннәргә чын күңелдән әйтелгән: “Кадерлеләребез, без сезне яратабыз!” – дигән ихлас сүзләрне дә ирештерик. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек, озын гомер телибез! Тормышта рәхим-шәфкатьлелек сезне беркайчан да ташламасын, көч-куәтегез озакка җитсен! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!

                                                                                           Оркыя Мөхәммәтҗанова  

                         Арча районы, Яңасала авыл җирлеге

                                                                      Ветераннар Советы рәисе 

                                                                    

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*