tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайтарылган исемнәр….
Кайтарылган исемнәр….

Кайтарылган исемнәр….

Оренбург шәһәренең Х.Ямашев исемендәге китапханәсендә “Кайтарылган исемнәр” циклыннан “Данлы Багбостан Мөэминованың белем бирү курсларына 100 ел” исемле чара узды.

Кызыклы һәм эчтәлекде узган чарада катнашучылар интернет челтәрендәге “Туган тел” оешмасының сәхифәсендә китапханә мөдире С.Х.Әхмәтҗановга үзләренең рәхмәтләрен белдерде.

Багбостан Мөэминова Азнакай районының Мәндәй авылында туып үсә. Багбостан бик укымышлы, зыялы була. 1908 елда Оренбург байлары тарафыннан ачылган татар кызлары урта мәктәбендә мөдирә һәм мөгаллимә булып эшли, 1917 елдан соң халык аны “Багбостания” мәктәбе дип йөри башлый.

Оренбургта мөгаллимәләр әзерләү мәктәбенә нигез салган ханымга шәхес культы корбаны буларак себер сөргенен дә үтәргә туры килә. Багбостан ханым 1963 елда вафат була.

tugan_tel_orenburg сәхифәсеннән алынды

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*