tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан татарлары һәм башкортлары Конгрессы җитәкчеләре Татарстанның Казахстан Республикасындагы тулы хокуклы вәкиле белән очраштылар
Казахстан татарлары һәм башкортлары Конгрессы җитәкчеләре Татарстанның  Казахстан Республикасындагы тулы хокуклы вәкиле белән очраштылар

Казахстан татарлары һәм башкортлары Конгрессы җитәкчеләре Татарстанның Казахстан Республикасындагы тулы хокуклы вәкиле белән очраштылар

Татарстан Республикасының Казахстан башкаласы Астана шәһәрендә урнашкан тулы хокуклы вәкиллегендә үткән бу очрашуда Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе урынбасары Тәуфыйк Кәримов, идарә әгъзалары Рафик Валиев, Камиль Муллашев, Җәннәт Низаметдинова, Зөһрә Сәяпова, Ринат Дусумов катнаштылар. Алар үз оешмаларының эшчәнлеге, Казахстан татарларының  тормышы, милләттәшләрнең рухи ихтыяҗлары һәм туплану юллары, идарә структуралары һәм Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасының Казахстан дәүләтендәге тулы хокуклы вәкиле Денис Вәлиев әңгәмәдәшләрен үзе белән таныштырып, вәкилчелекнең Казахстан татарлары белән хезмәттәшлек итәчәгенә инандырды, яңа милли-мәдәни проектларны бергәләп тормышка ашыруга ышаныч белдерде.

Казахстан өлкәләрендә һәм шәһәрләрендә 250 меңнән артык татар яши. Алар тарихи, милли-мәдәни һәм рухи якынлык нигезендә Казахстан халкы белән бергә яшәү тәҗрибәсен тупаганнар. Хәзерге шартларда татар яшәгән төбәкләрнең һәм Казахстан дәүләтенең хакимияте, эшлекле даирәләр һәм мәдәни җәмәгатьчелек, Татарстан Республикасы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән уртак эшләрне киңрәк җәелдерү бурычы тора. Вәкилчелекнең һәм татар оешмаларының хезмәттәшлеге тагын да камилләшер дип көтелә.

Бу очрашу турында мәгълүмат һәм фоторәсемнәр  kctb.kz интернет сәхифәсендә дөньяга чыкты.

13-24 июньдә Казахстанда үтәчәк милли сабантуйларда миләттәшләрнең аралашуы, бергәләр күңел ачуы, спортта һәм сәнгаттә көч һәм талантлар сынашуы дәвам итәчәк. Бу бәйрәмнәрдә Татарстан вәкилләре һәм сәнгаткәрләре дә катнаша.

Татар дөньясында үтәчәк сабантуйлар графигы белән БТК интернет порталында таныша аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*