tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар кызы булу җиңелме?
Казанда татар кызы булу җиңелме?

Казанда татар кызы булу җиңелме?

Татарстан башкаласының  96 гимназиясендә “Татар кызы” бәйгесендә катнашучы 7 кызның һәркайсы диярлек  җиңүче калфагын яуларга әзер иде. Бу дәрәҗәле исемне яулаган Алсу Хөсәенова Вахитов районы кызлары ярышында катнашып, алдынгы урыннарга дәгъва итәргә җыена.

Бу ярышның төп үзенчәлеге – 96 нчы гимназиядә татар сыйныфлар  бөтенләй юк диярлек. Бары тик аерым төркемнәрдә  генә татар телен өйрәнәләр. Туган телен татар теле дип танып гариза бирүчеләрнең  саны да әллә ни зур түгел. Ата-аналарның һәм укытучыларның теләген искә алып, гимназиядә икенче уку планы сайлаганнар. Шуңа күрә  татар теле дәресләре бары  тик гариза туган телен туган теле дип гариза бирүчеләргә генә кертелә. Узган елда татар телен өйрәнүчеләр саны да, укытучылар саны да кимеде. Шулай да 96 нчы гимназиядә татар телен өйрәнүчеләр төркемнәрендә мавыгып укучылар җитәрлек, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен яратучылар арасында татар һәм рус гаиләләрендә үскән балалар да очрый.

Бәйгене оештыручылар иң беренче чиратта татар теле укытучылары булды. Гимназия директоры урынбасары Эльмира Ринат кызы Зиннәтуллина кызлар ярышы үткәрү өчен актлар залын бизәү, музыка көйләү, кызларның милли киемнәрен юнәтү өчен күпме көч салынганы яхшы аңлый. Бәйгегә чыккан 7 кызның һәркайсы  татар телендә шигырь уку, татар бию, милли кием һәм кызыклы чыгыш ясарга тырышты. Аларны сәләмләп чыгыш ясаган гимназия директоры Сергей Бузюкин  милли үзенчәлекләрне саклаучы, милли гоорурлдык кичерүче кызлар белән соклануын белдерде.

Алсу Хөсәенова – “Татар кызы” бәйгесендә җиңүче!

Һәр кыз кабатланмас үзенчәлеккә ия иде! Беренче санлы дәгъвачы Ралина Худякова татарча сөйләшү, милли кием буенча “йолдыз” булмаса да, үзенең зифа буе, чибәрлеге, скрипкада татар көйләрен башкаруы белән залның игътибарын үзенә җәлеп итеп. Зилия Хәбибуллина (№2) кебек оста биюче, Лиана Хисаметдинова (№4) кебек шигырь сөйләүче, Зарина Сафиуллина (№5) кебек җырлаучы, Энҗе Хәерова (№6) кебек шигырь иҗат итеп, туган тел кадерен белүче, Венера Тимофиева (№7) кебек ихлас чыгыш ясаучы  соклану һәм гаҗәпләнү хисләре уяттылар. Таләпчән жюри әгзалары  җиңүче калфагын Алсу Хөсәеновага тапшыру  очраклы түгел, чөнки Алсу  чыннан да татар телен белүе белән дә, җыр-бию осталыгы белән дә, милли азыкларны тәкъдир итүдә дә үрнәк булырлык.  Дәгъвачыларның күбесе иҗади һәм фәнни казанышлары өчен дипломнар белән бүләкләнгән.

Әгәр дә рус гимназияләре арасында татар теле, мәдәнияты буенча ярыш оештырылса, Казанның 96 гимназиясе мөгаен иң алдынгы сафлар булыр иде. Укытучылар фикеренчә, соңгы вакытта татар телен туган теле дип санап гариза язучыларның саны арта төшкән. Куанычлы факт бу!

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*