tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар морзалары мәҗлесе яңа рәис сайлады
Казанда татар морзалары мәҗлесе яңа рәис сайлады

Казанда татар морзалары мәҗлесе яңа рәис сайлады

15 декабрь көнне Халыклар дуслыгы йортында татар морзалары мәҗлесе әгъзалары җыелышты.

Татарстанда 2006 елда теркәлгән бу иҗтимагый оешма Уставы белдергәнчә хәзерге заман шартларында морзалар катламын торгызу максатын куя. Моның өчен морзаларны барлау, аларны иҗтимагый эшчәнлеккә тарту күздә тотыла. Һәм үзенең морза нәселеннән икәнлеген исбатлый алган кешеләр моны белдергән таныклык алалар. Бүгенге көндә мондый документ утыздан артык токым вәкиле булган 300 ләп морзаларга һәм морза нәселеннән булган кешеләргә тапшырылган. Алар арасында татар тарихында ныклы эз калдырган Еникеевлар, Терегуловлар, Чанышевлар, Юнысовлар, Яушевлар һәм башкалар бар.

Татар морзаларын берләштергән оешмалар шулай ук Башкортстанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта да теркәлгән. Иң беренче татар морзалары мәҗлесе Уфада 20 еллап элек оешкан.

Казандагы татар морзалары мәҗлесен төзелгәннән соң Айрат морза Терегулов җитәкләп килде. Бүгенге көндә ул олы яшьтәге кеше, сәламәтлеге дә әйбәт түгел. Шуңа күрә татар морзалары мәҗлесе алдында яңа рәис сайлау зарурияте басты. Шулай ук Уставка бүгенге көн шартларына туры килүче үзгәрешләр дә кертергә кирәклеге билгеле булды. Гомумән, эшчәнлекне яңача алып бару – заман таләбе.

Боларны җыелышка Фәрит морза Уразаев җиткезде. Рәис урынына ул Булат мурза Яушевны тәкъдим итте. Ул бертавыштан сайланды. Шулай ук Уставка үзгәрешләр дә бертавыштан хупланды.

Булат морза Яушев җыелышка ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйтеп, алга таба башкарачак эшләр белән таныштырды. Яңа җыелыш Уставтагы үзгәрешләрне теркәгәч булачак дип килешенде.

Фәрит морза Уразаев берничә тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Беренчесе – Айрат морза Терегуловка мактаулы рәис итеп сайларга, икенчсесе – татар морзалары мәҗлесенең яшьләр бүлеген булдыру иде. Бу тәкъдимнәр дә хупланды.

Башкортстандагы татар морзалары мәҗлесеннән Кәрим Яушев җыелышны сәламләде һәм морзаларны татар халкы мәнфәгатьләрен якларга чакырды.

Җыелыш ахырында танылган шагыйрә Флера Тарханова үзе язган “Морзалар гимнын” укыды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*