tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда укыган күренекле музыкант Артур Назиуллин кларнетта уйнау серләрен ача
Казанда укыган күренекле музыкант Артур Назиуллин кларнетта уйнау серләрен ача

Казанда укыган күренекле музыкант Артур Назиуллин кларнетта уйнау серләрен ача

Беренче музыкаль белемен Казанда алган күренекле музыкант Артур Назиуллин Казанга килеп, булачак музыкантларга кларнетта уйнау серләрен ача. Казанга ул Владимир Спиваковның Башкортстандагы хәйрия фонды белән бергә килә.

Владимир Спиваковның Башкортстандагы хәйрия фонды Казанда ике концерт куячак һәм осталык дәресләре уздырачак. Концертлар 22 ноябрьдә Казанның Идел буе Балалар йортында һәм 6 нчы балалар музыка мәктәбендә узачак. Концертларда халыкара конкурслар лауреатлары Линара Каипова, Александр Зайцев, Ирина Галиева, Милена Зөбәерова, Лилия Гәрәева катнаша.

Проектта катнашучылар Башкортстанның егермеләп шәһәрендә һәм Чиләбе өлкәсендә чыгышлар ясады. “Балалар – балаларга: безнең йөрәк музыкасы” хәйрия проекты 1 декабрьдә Уфада гала-концерт белән төгәлләнәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*