tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда V Республика ифтары үтте.
Казанда  V Республика  ифтары үтте.

Казанда V Республика ифтары үтте.

15 июнь көнне Казанның теннис академиясендә V Республика ифтары үтте һәм анда 10 меңгә якын кеше катнашты. Ифтар мәҗлесендә күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр, шулай ук җәмәгать  эшлеклеләре һәм дин әһелләре, республика районнарыннан һәм башка төбәкләрдән мөселманнар катнашты. 

Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан һәм ТРның баш раввины Ицхак Горелик  бар иде.

Бәйрәм  программасы сәгать 19.00 дә Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллинның Коръән укуыннан башланып китте. Ифтарга җыелган мөселманнарны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Рамазан аеның мөһимлегенә тукталып ул: “Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә Рамазан ае керү белән җәннәт ишекләре ачылып, шайтаннар богауланыр, тәмуг ишекләре ябылуы хакында әйткән. Димәк, шайтаннар безгә комачау итми, алар отпускада”, – диде.

Үзләренең үтемле вәгазьләре белән мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, мөфтинең урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев  чыгыш ясады. Дини чыгышлар мөнәҗәтләр белән үрелеп барды. Аларны Ильяс Халиков, Динар Шәймарданов, Саид Яхья һәм Илсаф башкарды.

Авыз ачканнан соң җәмәгать намазы укылды. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап укыды. Намаздан соң халык Теннис академиясендә төзелгән өстәлләргә утырып ифтар ашы ашады. Ифтар өчен махсус 1,3 тонна ит, 600 кг дөге, 3 тонна яшелчә, 3 тонна җиләк-җимеш, 800 кг киптергән җиләк-җимеш, чәк-чәк, 400 кг кәнфит һәм 1 тонна колбаса эшләнмәләре алынды.

Авыз ачудан соң Камил хәзрәт журналистлар белән аралашып алды: «Төбәкләрдән килүчеләр күп иде, Ираннан да, башка илләрдән дә кунаклар булды. Күрше төбәк  – Мари Эл, Чувашия, Ульяновск һәм башка җирлекләрдән дә вәкилләрне күрдек. Шуңа да моны федераль дәрәҗәдәге, хәтта халыкара ифтар дияргә була», – диде Камил хәзрәт.

Елдагыча ифтар мәҗлесе волонтерлардан башка узмады. Камил хәзрәт алар белән аерым очрашып, үзенең олы рәхмәтләрен җиткерде.

Мәгълүмат dumrt.ru сайтыннан алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*