tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясадылар
Казанда “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Казанда “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Бүген башкалабызның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең Гала-концерты узды. Конкурста җиңгән 70 ләп бала I, II, III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Конкурс барышында Чиләбе өлкәсе иң актив төбәк дип танылды. Җиңүчеләр саны буенча да алар беренче. 10 катнашучы дипломнарга лаек.

Быел катнашучылар саны 7 меңгә якын иде. Бәйгегә башка милләт балалары да кушылды. Конкурс Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды һәм беренче бәйгедән аермалы буларак, балалар М. Җәлил шигырьләрен генә түгел, татарның башка фронтовик шагыйрьләре әсәрләрен дә өйрәнде. Татар шигырьләре рус, тыва, инглиз, төрек, әзербайҗан телләрендә дә яңгырады.

Җиңүчеләрне котлап, жюри рәисе Әзһәр Шакиров: “Мондый балалар, аларга тәрбия бирүче ата-аналар булганда, татар әле яши,”- дип өметен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров: “Бу проектны без алга таба да дәвам итәчәкбез”, – дип белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*