tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кәрван мирас – 4” кабат иҗади юлда
“Кәрван мирас – 4” кабат иҗади юлда

“Кәрван мирас – 4” кабат иҗади юлда

Чуашстан республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте гамәлгә куйган “Кәрван мирас-4” дигән социаль-иҗади проект яңадан башланып китте.  Ул 7 нче гыйнвар көнне Чуашстан  республикасының Батыр районы Татар Согыты авылының өр яңа мәдәният йортында старт алды. “Халкыбызның иҗатына багышланган “Кәрван мирас-4”  проекты быел  ТАССР һәм ЧАССРның 100 еллыгына багышлана. Белгәнебезчә, 2020 елда Бөтенроссия күләмендә җанисәп алу да узачак. Һәр  халык үз милләте өчен  кайгырту эшләрен алып бару кирәклеген  беләбез. Аның  турында Бөтендөнья  татар  конгрессы форумнарында да сүз булды. Менә шундый җитди чара алдыннан “Кәрван мирас-4” проекты фестиваль-конкурслар, уку һәм укыту буенча иҗади семинар-практикумнар, курслар, төрле күргәзмәләр, халык иҗатына багышланган концерт  программалар белән милләттәшләребез яшәгән  Чуашстанның татар авыллары, шәһәрләре, һәм шулай ук күрше Татарстан, Мари, Башкортостан, Кабарда-Балкар, Чечен, Кырым республикалары, Мәскәү өлкәсендәге шәһәрләре, Волгоград һәм аның өлкәсендәге татар авылы, Түбән Новгородның Спасс, Сергач районнарында  яшәүче милләттәшләребезгә тәкьдим итү теләге бар”- диде Чуашстан татарларының милли – мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов.

Татар Согыты авылы тамашачылар арасында   олы яшьтәге апалар,  абыйлар,  яшьләр күп иде. Кереш сүзне Чуашстан татарлары лидеры Фәрит Гыйбатдинов, авыл җирлеге башлыгы Марат Хакимов, мәктәп директоры  Гөлнур  Сабитова җиткерде. Фәрит Гыйбатдинов Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән котлап китапханәгә китаплар да тапшырды. Программаны Татарстанның атказанган артисты Илдус Шәйдуллин, “Мишәр” ансамбленең җитәкчесе Илнар Хисамов, Урмай авылының мәдәният йортының җитәкчесе Илсөяр Зиатдинова алып барды. Алар милләтебезнең хәзинәсе булган борынгы җыр һәм биюләребез, гореф-гадәт, йолаларыбыз, ана телебез турында сөйләделәр. Концерттан тамашачы бер-берсенә рәхмәтләр әйтеп, тагын да күрешергә насыйп булсын дип таралашты.

“Кәрван мирас-4” проектын  дөньяга таратучылар  танылган  җыр һәм бию “Мишәр” ансамбле, балалар фольклор “Тамчы” ансамбльләре  киләчәк проектка юл алды.  Татар Согыты халкы март аенда  Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән өметләнеп калды. Чуашстан татарлары мөхтәрияте театр җитәкчелеге белән килешүне төзегән.  Алар  март аенда Урмай, Татар Согыты авылларына  киләбез  дигән  ризалыкларын биргән.

Динә Шәйдуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*