tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаепсездән гаепле каһарманнарны халык онытмый
Гаепсездән гаепле каһарманнарны халык онытмый

Гаепсездән гаепле каһарманнарны халык онытмый

30 нчы октябрь – Сәяси золым корбаннарын искә алу көне. 

Каһарман шагыйрь Фатих Кәрим дә Сталин төрмәләрендә утырган

Бу дата – барыбызга да илебез тарихында булган фаҗигале хәлләрне искә төшерү көне. Миллионлаган совет кешесе, шул исәптән, безнең якташларыбыз һәм милләттәшләребез дә, сөргеннәрне һәм лагерьләрне үтеп, тоталитар системаның корбаннары булдылар. Шулар арасында гаепсезгә 10 елга төрмәгә утыртылып, 4 елдан соң акланган һәм фронтка китеп сугышта һәлак булган шагыйрь Фатих Кәрим дә бар.

FK-torme

Сәяси репрессияләрне кичергән кешеләр өчен бу көн – кайгы һәм олы хәсрәт көне. Яшь буын өчен – гади булмаган тарихыбызны тану. Бу хәтер дәресе, аннан нәтиҗәләр ясарга кирәк.

Үткән гасырның сугыш алды елларында сәяси сәбәпләр аркасында халкыбызның тулы бер катламнары юкка чыгарылды. Крестьяннар, интеллигенция, эшчеләр, хәрбиләр сәяси эзәрлекләүләргә дучар булдылар. Барлык дини конфессия вәкилләре шулай ук эзәрлекләнде. “Халык дошманы” тамгасы репрессиягә эләккәннәргә генә түгел, ә аларның туганнарына һәм якыннарына да салынды. Җимерелгән миллионлаган кеше язмышлары һәм көч куллану нәтиҗәсендә өзелгән гомерләр бөек фаҗиганең башлангычына нигез салды, кешеләрдә һәм җәмгыятьтә тирән социаль апатия тудырды. 1937-1938 нче еллар – иң күп репрессияләр булган вакыт, ике ел эчендә 58 нче маддә буенча (“контрреволюцион җинаять”) 1,3 миллион кеше гаепле дип табылган.

Тоталитар режим корбаннары арасында безнең якташлар да аз түгел. Аларның күбесе ул куркыныч вакытларны узган, һәм бүген аларның йөрәкләре үткән гасырның озак вакыт дәвамында истә тотарга, алар турында уйларга рөхсәт ителмәгән вакыйгалары турында хатирәләрне саклый.

Гаепсез корбаннар турында хәтер республикабызның һәр гражданины йөрәгендә урын алсын һәм хокукый, демократик җәмгыять төзергә ярдәм итсен өчен бүген без аларны онытмаска һәм киләчәк буынга да тарихны ничек бар шулай җиткерергә тиеш.

Башкортостан республикасының  Бишбүләк районы Ает авылы җирлегеннән генә  дә сәяси золым корбаннары исемлегендә   43      кеше бар.

FK-kitaplar

Нахак гаепләүләрнең авырлыкларын кичергән һәм хөрмәткә лаек бу шәхесләрнең һәрберсенең язмышы бер китап язарлык.

Нахакка җәберләнеп «халык дошманы» тамгасы тагылган меңләгән зыялылар арасында тагын бер авылдашыбыз, каһарман – шагыйрь Фатих Кәрим дә бар. Илебезнең гүзәлләрдән – гүзәл бер төбәге Башкортстан җире – татар әдәбиятына бик күп атаклы әдипләр биргән төбәк.

Фатих Кәримнең туган ягы – Бишбүләк районы Ает авылы. Язмыш авырлыкларына бирешмәгән, сынауларга сынмаган көчле рухлы, оптимист шәхесләр була. Каһарман шагыйрь Фатих Кәрим дә шундыйлардан.

Һәрбер кешенең тормыш юлында иң матур истәлекләре, иң якты хатирәләре белән уелып калган кабатланмас мизгелләре була. Бу әлбәттә, гүзәл балачак чоры.Кызганыч, хатирәләрнең ачысын да, күңелләрдә мәңгелек яра булып калганнарын да онытырга ярамый.

Шагыйрьнең тормышын хәтерләп, аның бертуган апасы Гобәйдә Кәримованың  энесе Фатих Кәрим турында  истәлекләреннән бер өзек китерик: “…Әлбәттә без рәхәт тормышта үсмәдек, бик яшьли әтәйдән мәхрүм булдык. Әтиебез Әхмәтвәли үлгәч тагын да начаррак шартларда яшәргә мәҗбүр булдык. Ул указлы мулла иде, Коръәнне яттан укыды, аның мәгънәсен аңлатты. Садаканы өйгә алып кайтмады, фәкыйрь кешеләргә, авыл балаларына таратты. Кешелекле, юмарт күңелле иде. Әниебез дә йомшак күңелле кеше булды, безгә яттан әкиятләр, шигырьләр, бәетләр сөйли торган иде. Фатих һәр көнне әнине елата – елата Сак – Сок бәетен укыды.

Безнең гаиләдә сукыр әтием дә, апам Мәрьям дә, абыем Габдулла да шигырь яздылар. Аларның йогынтысы Фатихка да тими калмый, әлбәттә. Ул укырга, язарга да сәләтле иде. Башлангыч белемне Аетта алгач, Фатих 1922 нче елда Габдулла абыйга ияреп Бәләбәйгә китә. Анда педагогия техникумының хәзерлек курсына керә. Атна саен авылга җәяү кайтып йөри иде. Соңрак абыем Казанга күчкәч, Фатихны да үзе белән алып китә. Ул анда яшүсмерләр йортында тәрбияләнде, Казан җир төзелеше техникумын тәмамлый. Шунда ул булачак килен Кадрия белән танышты…»1924 – 1929 нчы елларда, Казанда, төзелеш техникумында укыганда, студент елларында ,әдәби иҗат эше белән җитди шөгылъләнә башлый, бер үк вакытта «Яшь ленинчы» гәзитендә җаваплы сәркәтип вазыйфасына эшкә алына. Укуын тәмамлагач, «Крестьян газеты»нда, «Атака», «Азат хатын» журналларында эшли. 1931 елның көзендә армияга алынып, 1933 нче елның гыйнварына кадәр Идел буе хәрби округының Казанда татар телендә чыга торган «Кызылармияче» дигән газетада хәбәрче – корреспондент булып хезмәт итә.

Хәрби хезмәттән кайткач, Ф. Кәримне Татарстан китап нәшриятының яшьләр – балалар әдәбияты бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр. Монда ул 1937 нче елга кадәр эшли. Бу – Ф. Кәримнең иҗат һәм җәмәгатъ эшендә кайнап, әдип буларак үсү һәм формалашу еллары. 1929 елдан хәвефле 1937 елга кадәрге чагыштырмача кыска вакыт эчендә аның ун китабы басылып чыга (икесе – проза, сигезе – шигъри жыентыклар).1937 нче елның 29 нчы мартында «Пионер каләме» журналының баш мөхәррире Ләбиб Гыйльми яшь шагыйрьне социаль чыгышын яшерүдә, мулла малае булуын белгертмичә комсомолга керүдә, әсәрләрендә совет иленә яла ягуда һәм урыс шагыйре, «троцкийчы» Павел Васильев белән «элемтәдә булу»да гаепләп, «Кызыл Татарстан» гәзитендә мәкалә бастыра. Ф. Кәрим, чыннан да, бер ел элек Мәскәүдә үзенең яраткан шагыйре Павел Васильев белән очрашкан, ресторанда бер кич шигърият, иҗат турында әңгәмә корып утырган була. Ә бераздан Васильевны «троцкизм»да гаепләп кулга алалар. Шул чор карашлары буенча Ф. Кәрим дә «троцкийчы» булып чыга.

Иҗат дәрте белән шулай илһамланып, совет хөкүмәте төзегән тормыш тәртипләренә, яңа җәмгыятьнең гаделлегенә ихластан ышанган һәм үзенең шагыйрьлек талантын, бөтен иҗади көчен бөтенләе белән шул «гадел» җәмгыять хакына сарыф итәргә әзер булып яшәгән егерме тугыз яшьлек шагыйрьне 1938 елның 3 нче гыйнварында кинәт кулга алалар. Сөекле хатыны Кадрия берсе ике яшьлек, икенчесе ай ярымлык ике кызы белән билгесезлектә, ятимлектә һәм тирән кайгы эчендә торып кала. Тентү вакытында барлык язулы дәфтәрләрен, кулъязмаларын җыеп төяп алып китәләр. Аларның күп өлеше соңыннан НКВД подвалларында юкка чыга. Әдип өстенә бернинди дәлилсез – нисез, фәкать НКВД кабинетларында махсус уйлап чыгарылган «фактлар» нигезендә «милләтче», «пантюркист», «буржуазияне яклаучы», «советка каршы коткы таратучы», әдәби әсәрләрендә «кулаклар идеологиясен үткәрүче халык дошманы» шикелле котычкыч нахак гаепләр ташлана. Шул «гаепләре» өчен тоталитар режимның урындагы мәхкәмәсе 1939 нчы елның 14 мартындагы ябык утырышында Ф. Кәримне ун елга иркеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итә. Мәхкәмә карарыннан соң бер ел Казан төрмәсендә утыра, аңа аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр.

Төрмәдә утырганда да ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә яттан саклый. Мөмкинлек булганда, попирос кәгазенә вак – вак хәрефләр белән язып, кием җөйләренә яшереп тота. Төрмә, тоткынлык… Нахак бәлаләр һәм шуларны тануны таләп итүләр… Җәзалаулар, мәсхәрәләүләр, газаплаулар… Сәяси тоткыннар лагеры – совет концлагеры…

Тоткыннарның байтагы авырлыкларга, мәсхәрәләүләргә түзми: берәүләр бирелә, хәтта кешелеген сата, икенчеләренә рух, тән тазалыгы җитми үлә. Ил буенча шәхес культы корбаннары йөзләр генә түгел, хәтта миллионнарча бит! Әмма Фатих Кәрим Сталин тәмугыннан җиңүче булып чыга.

Фатих Кәрим бер ел Казан төрмәсендә утырганнан соң этап белән башка лагерьларга күчерелә. Бу хакта ул соңрак Хәсән Туфанга шуларны сөйли: «Бервакыт этап белән төньякка алып китеп барган тоткыннарны диңгез буена китереп бушаттылар. Берничә көн көткәннән соң галәмәт зур агач баржаның трюмнарына дыңгычлап тутырдылар. Баржа бик иске, буяулары уңып – кырылып беткән, палуба такталары ярым черек, ярыклардан су саркыла. Тоткыннар тез тиңентен суда басып торалар. Баржаны буксир тартып каядыр алып китте. Бераз барганнан соң төтен исе чыкты, дөрләп янган ут тавышы ишетелде. Ярыклардан конвой солдатларның буксир корабына төялеп, ут капкан баржаны ташлап китүләрен күрдек. Мәхшәр китте – ачыргаланып кычкырулар. Ләгънәт уку… Кайберәүләр, такта сыныклары табып, баржаны эчтән җимерә башлады, палубаның ут капмаган ягына чыгып, суга сикереп, йөзеп чыгарга тырышалар. Әмма салкын бозлы суда алар ерак китә алмады. Бераздан баржа су тулып бата башлады. Мин дә такта кисәгенә тотынып, башкалар белән ярга таба йөзәргә керештем. Күбесе батып үлде. Ярга берничә генә кеше чыктык. Сакчылар безне кабат лагерьга китереп урнаштырды».

Соңыннан ачыклануынча, бу махсус шулай эшләнгән. Тоткыннар бик күп булу сәбәпле, «артык кашыклардан» котылу өчен, сакчылар әнә шундый «үлем баржалары» оештырганнар. Соңыннан Ф. Кәрим бу вакыйганы туганнарына да сөйләгән. Алар әйтүенчә,  ул баржадан ике генә кеше исән кала.

Фатих Кәрим үзенең гаепсезлеге турында Генераль прокуратурага хатлар яза, тормыш иптәше Кадриянең тырышлыгы һәм үҗәтлеге  белән адвокат яллыйлар; шундый ук «гаепләр» белән төрмәләрдә утырып, соңыннан акланган язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Ф. Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер – бер артлы барып ирешкәч кенә, СССР Югары мәхкәмәсе Ф. Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан яңадан этап белән Казанга кайтаралар. Анда Кремль астындагы төрмәгә ябалар. Пугачев заманында ике генә кеше утырган камерада кырыклап кеше тотыла. Аякларына автомобиль покрышкалары бәйләнгән. Тоткыннар чиратлап ятарга, прогулкага чыгарылмау сәбәпле, ишек астыннан кергән һаваны суларга мәҗбүр була. Камерада Ф. Кәрим иң якын дустын – Хәсән Туфанны очрата. Ниһаятъ, 1941 елның 3 нче декабрендә, инде Алмания белән канлы сугышлар барган көннәрдә, Ф. Кәримне иреккә чыгаралар.

Татарстан НКВДсы карарыннан: “Следственное дело в отношении Каримова Ф.В. прекратить за отсутствием улик, как недоказанное (реабилитировать). 1 декабря 1941 года.”

Шул ук елның декабрь азагында Ф. Кәрим фронтка  китә.

Каһарман шагыйръ Фатих Кәримнең тормышын ачыграк итеп күз алдына китерер өчен төрле чыганакларга, басмаларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Минем кулымда  шагыйрьнең кызы Ләйлә ханымның «Кызыл таң» гәзитендә басылып чыккан истәлекләре.

« – Әтине мин бәләкәй чакта әнинең сөйләгәннәреннән, үсә төшкәч, әнинең көндәлекләрен укып, аннары фронттан язган хатлары, шигырьләре аша беләм. Чөнки әтине «советка каршы пропаганда алып баруда гаепләп», кулга алганда апам Адага ике яшь, мин яңа туган бала булам… Шушы дүрт елда язылган шигырьләрен тыныч кына уку мөмкин түгел. Ул аларны үзе ясаган, тар гына итеп теккән дәфтәргә язган. Күпләре каралама хәлендә. Кайберләренә язган елы куелган, күпләрен эчтәлеге буенча төрмәдә язганлыгын аңлап була. Мәсәлән, «Кыр казы» шигырендә «Тынчу төрмәдә каршылыйм  дүртенче язны» диелгән. Соңыннан әнием аларны күчереп язды. Әтинең күргәннәрен тыныч кына укып та булмый. Болар әнигә килеп ирешкән кечкенә генә запискаларда язылган.

Мин әни сөйләгәннәр буенча томан эчендә кебек кенә хәтерлим әле: 1941 нче елның декабрендә әти балалар бакчасына килде. Әни дә балалар бакчасында эшли иде. Синең янга килделәр, дип, әнине чакырып чыгаралар. Ябыккан, кырынмаган, хәлсез кешене әнием көчкә таный. Ә бит безнең әти һәрвакыт пөхтә киенеп йөргән, хәтта төрмәдә дә кашыгын идәнгә кайрап, кырына торган булган. Балык кылчыкларыннан энә ясап, киемнәрен тәртипкә китергән. Рух төшенкелегенә бирешмичә, кешелек сыйфатларын саклаган. Сибгатъ Хәким хәтерли торган иде: «Чисталыктан, пөхтәлектән шыгырдап тора иде», дип. Менә шунда мин үземнең төркемдәге барлык балаларны әтине күрсәтергә җыеп алып килгәнмен. Тик мин моны хәтерләмим.

Ә инде иреккә чыккач, әти безне циркка алып барды. Шунда куркынычрак булса, әтинең кулларына үрелә идем. Ул минем кулларны учына алып кыса – алар шулкадәр кайнар. Әле булса ул учларның кайнарлыгын тоям. Әти өйдә озак тормады, фронтка китте.»

Каһарман шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә татар шагыйре, галим Зәет Мәҗитов зур игътибар бирде. Шулай ук тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече Рафаэль Мостафин шагыйрьнең шәхес культы чорындагы язмышын ачыклауда күп эзләнү эшләре алып барды.

Әйе, Фатих Кәримнең дәвамчылары, аның укучылары, иҗатын өйрәнүчеләр, аңа сокланып хөрмәт белән караучы меңләгән ватандашлары, милләттәшләре бар. Бу күренекле шәхесне татар дөньясында белмәгән, яисә ишетмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Аның «Үлем турында уйлама, илең турында уйла, илең турында уйласаң, гомерең озын була», дигән канатлы сүзләрен кем онытсын инде!

F-Kerim-byust

Фатих Кәрим поэзиясенең көчлелеге дә – шигырьләренең туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр белән сугарылган булуында.

Хәзерге хәбәрдарлык чорында шәхес культы корбаннары турында тарихи дөреслекне торгызу, нахакка гаепләнгән шәхесләрне халыкка кайтару, аларның исемнәренә кайчандыр ягылган кара тапларны юып төшерү – җәмгыятебез алдындагы зур бурычларның берсе. 

Рәйсә Хафизова,
Башкортостан Республикасының Бишбүләк районы

Ает авылындагы   Фатих Кәрим музее мөдире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*