tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайтучыларның алтын туе Казанда үтте
Кайтучыларның алтын туе Казанда үтте

Кайтучыларның алтын туе Казанда үтте

Шимбә көнне, 26 июльдә Казанның Самосырово бистәсендә бик үзенчәлекле гаилә бәйрәме үтте. 75 яшьлек Рифкатү һәм Фәһимә Мәһдиевларның бергә тормыш коруына ярты гасыр гомер үткән. Өр-яңа салынган йортта узган бу туйга Ташкенттан, Хабаровскидан, Башкортостаннан,  Норлаттан,  Мәскәүдән килгән кардәшләр Фәһимә апа белән Рифкать агай кебек бәхетле парны күреп шатландылар.

Казан турында уйлап, аның белән сокланып, аны күрергә хыялланып яшәүчеләр өчен бу гаиләнең татар мәркәзенә кайтуы бик гыйбрәтле. Фәһимә апа Башкортстанның Илеш районында туган, Рифкать ага Оренбург өлкәсеннән. Алар Ташкентта очрашып, 50 ел элек   гаилә корганнар, балалар үстергәннәр. Өлкән уллары Рим Мәһдиев интернет аша Казан хәлләрен белешеп, татар милли чараларына катнаша башлый һәм хатыны Галия, кызы Гадилә белән Казанга күчәргә карар итә. Казандагы яңа дуслары белән сөйләшеп, вакытлы торак, эш урыны эзли. Танышларының дачасында торыр урын табып, бу гаилә Казанга күчеп килә. Бераздан Ташкенттагы фатирларын арзан бәягә сатып булса да, әти-әниләре дә Казанга килә.

10 елга диярлек сузылган бу тарихның ахыры бәхетле. Мәһдиевлар Казан читендә җир сатып алып, йорт төзегәннәр, андагы бүлмәләр санының чиге юк, урын күп. Ә төзелешкә никадәр көч салынганын әйтеп бетерәсе түгел. Рифкать ага белән Фәһимә апа йортта да, бакча үстерүдә дә яшьләрдән уздырып эшләгән. Ничек акча җиткергәннәр, каян дуслар тапканнар, көчләре ничек җиткән мәһдиевләрнең – башка сыймый!

Әти-әниләренең алтын туе җитүгә Рим белән Галия, кызлары Гадилә бик шатланганнар.Иң зур бүләк – өр-яңа өй, тату тормыш, бергәләшеп  яшәү. Рим Казанга күчкәч җир участогы, өй белән генә шөгылләнеп калмаган, ул медицина университетының тагын бер факультетын тәмамлап, Россия табибы дипломын алган һәм хәзер тибет медицинасы алымнары белән авыруларны дәвалый. Гадилә мәктәпне тәмаламлап, техник университетка укырга кергән, беренче курсны тәмамлаган. Мәһдиевларның Ташкенттагы дуслары Руслан һәм Рамил – бертуган Мингалиевлар да күршедәге җир кишәрлеген сатып алып, икесенә ике йортны бер ихатада төзеп куйганнар. Тырыш егетләр тырыш, чибәр ике Казан кызына өйләнеп җибәргәннәр, ике яшь гаиләнең һәр кайсында бер яшьлек малай үсә – аларга Эмиль һәм Тимерхан исемнәре кушканнар.

Шулай итеп, Константиновка бистәсе светофорын үткәч уңга борылып бераз, Молодежная урамына кадәр алга барсаң, яңа төзелгән өч йортта Үзбәкстаннан кайткан дүрт гаилә тормышын күрәсең. Иң өлкәннәренең алтын туе барысы өчен дә уртак шатлык. Бу бәйрәмгә юбиляр гаиләнең уртанчы улы Риф үзенең хатыны Марина белән бергәләшеп кайтып төште. Ул үзенең энекәше Роберт белән Мәскәүдә урнашып, дөнья көтә башлаганнар. Яңа җирдә урнашу никадәр кыен икәнлеген алар үзләре генә белә.

Хәзер авырлыкларны искә алу кызыклы бер тамаша кебек. 3 ай саен миграция хезмәтенә барып, документ яңартулар, гражданлык алулар, төзелеш материаллары табу, эшкә, укырга урнашу… Иң кызыклы фоторәсемәр арасында Римнең чаңгы шуарга өйрәнүе һәм гражданлык алганда бармак эзләре калдыру сурәтләре. Хәзер бу кыенлыклар артта калды. Ташкентта 50 ел элек кушылган Мәһдиевлар  өлкән уллары, киленнәре, оныклар белән бергә Казанга кайтып яңа тормыш корып җибәргәннәр. Ата-баба җирендә, Татарстанда, Казанда! Күңел тарткач, нихәл итәсең?

Мәһдиевларның гаилә бәйрәмендә мондый шат, бәхетле кешеләрне күрү бер кемне дә тыныч калдырмас иде. Котлы булсын алтын туегыз, Фәһимә апа, Рифкать абый! Улларыгыз, киленнәрегез, оныкларыгыз белән рәхәтләнеп дөнья көтегез. Балаларыгыз, күршеләрегез  белән бергәләшеп! Сез “мигрантлар” түгел, төп йортка кайткан милләттәшләр! Яңа заман татарлары.

Римзил Вәли

Один комментарий

  1. Гульнара

    Земляки…

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*