tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РФ иҗтимагый палатасында җәмгыятьтә дин оешмалары урыны турында фикер алышалар
РФ иҗтимагый палатасында җәмгыятьтә дин оешмалары урыны турында фикер алышалар

РФ иҗтимагый палатасында җәмгыятьтә дин оешмалары урыны турында фикер алышалар

20 ноябрьдә Мәскәүдә Россия иҗтимагый палатасында “Дини оешмаларның җәмгыятьтәге милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау, яшьләргә тиешле тәрбия бирүдәге урыны” исемендәге конференция эше башланды.

Җыенны  РФ иҗтимагый палатасы, Ислам мәдәниятына ярдәм фонды, Мәскәү мөфтияте оештырды. Россия иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе И. Е. Дискин әйтүенчә бүгенге көндә ил алдына килеп баскан авыр чорда барыбыз алдына яңа бурычлар килеп басты.

Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов билгеләвенчә, җәмгыятьне тәрбияләүдә иң төп урынны рухи кыйммәтләр алып тора. Россия үзенең тарихы дәверендә күпмилләтле дәүләт буларак формалашты бүген дә без моны онытмаска тиеш. Без үзебезнең остазларыбызны хөрмәт итәргә тиеш. Галимнәр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре бергә булганда гына җәмәгать алдында торган куркынычларга каршы тора алырбыз.

РФ Президенты Аппаратының Дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары А. Р. Фәйзуллин билгеләвенчә, бүгенге көндә Ислам дәүләтләрендә, Россиянең кайбер төбәкләрендә барган каршылыклар безнең илебез алдына да экстримистик юнәлешләрдәге мәсьәләләрне китереп чыгарды, без аларга әзер булырга тиеш.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин конференциядә катнашучыларны Татарстан мөфтиятенең эш тәҗрибәсе белән таныштырды, татар Дини укыту системасының бүгенге көндә Россиядә лаеклы абруй булдыра алуын ассызыклады. Шулай ук яшьләр белән эшләү тәҗрибәсен күрсәтте. Интернет мөмкинлекләренә нигезләнеп дәгъват алып бару юнәлешендә диния нәзарияте тарафыннан алып барылган гамәлләрне санап узды.

Россиянең Азия өлеше диния нәзарияте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов бүгенге көндә Россия дәүләтеннән курку нәтиҗәсендң аңа каршы зур сәяси сугыш башланып китүне ассызыклады. Ислам беркайчан да ниндидер куркыныч таратучы булмады һәм була да алмый, ә инде кемнәрдер ислам диненә нигезләнеп төрле начар гамәлләр кылалар икән алар диннән ерак торучылар һәм аларга ислам исемен куллану дөрес түгел.

Россия еврей Дини оешмалары конгрессы рәисе Коган Зиновий билгеләвенчә, бүгенге көнда Украинада бергә мәктәптә, хәрби уку йортларында белем алган кешеләр бер милләт вәкилләре үзара сугыша башладылар. Күп яктан Россиядә яшәүче еврейларның һәм Россия мөселманнарының язмышлары бер үк. Аның билгеләвенчә, татарлар, башкортлар, Кавказ халыклары күп очракта үзләре яшәгән җирлекләрдә генә эшчәнлек алып барырга тырышалар ә бу исә глобализация чорында үсешкә комачауларга да мөмкин. Бүгенге көндә Россия иҗтимагый палатасы яңа фикерләрне әйтү һәм туплау юнәлешендә зур бер мәйданга әйләнде. Аның билгеләвенчә, безгэ уртак сайтлар аша бер-беребез турындагы мәгълүматларны таратырга кирәк, үзара хөрмәт булганда гына милләтара һәм динара каршылыкларга киртә куеп булачак.

Кырым мөфтие урынбасары Руслан хәзрәт Баиров үз чыгышында Украинада ике бертуган халыкның үзара сугышы баруга борчуын белдерде. Россиядә мәселманнар әз йортларында итеп хис итәргә тиешлекне билгеләп узды.

Ренат Вәлиуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*