tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләчәктән бер йолдыз
Киләчәктән бер йолдыз

Киләчәктән бер йолдыз

Яңа ел Иске Пенәгәрдә яшәүче Диләрә белән Илһам Мөбарәкшиннар гаиләсе
өчен бик җаваплы рәвештә башланып китте. Олы уллары Илназ 24 гыйнвар
көнне Казанда скрипка белән кушылып, данлыклы La primavera оркестры белән
уйнаячак.

Тугызынчы сыйныфта укучы Илназ скрипка класссы буенча Кукмара музыка
мәктәбендә Эльмира Габдрашит кызы Гомәровада белем алды, укуын алга таба
да дәвам итә. Гомумбелем мәктәбенә шулай ук Кукмарага йөреп укый.
Илназ, аның әнисе Диләрә ханым һәм әтисе Илһам әфәнде белән танышу
очраклы гына булды дияр идем. Иске Пенәгәрдә мәчеттә узган чараларның
берсендә әнисе килеп, ул авыл мәктәбендә укыта, Илназны нинди дә булса
конкурсларда катнаш- тырасы иде диде. Күңелгә шундук Вятка Аланындагы
“Кояш” татар җыры халык ансамбле килде. Аның җитәкчесе Рәйсә
Мөхәммәтшина белән сөйләшеп, алар Илназны чакырды. Гармунга җыр- ларга өйрәнгән ансамбль скрипка тавышына да ияләнде, алар башкаруындагы татар җырлары, Илназ скрипка белән кушылгач тагын да баеды, тулыланды. Нәтиҗәдә, егетебез узган ел “Кояш” белән бергә катнашып Казанда уза торган халыкара һәм бөтенроссия конкурсларында беренче урыннар алды.

Илназ “Кояш”ка хәтле дә төрле бәйгеләрдә катнашып үзен күрсәткән иде
инде, әмма татар җыры ансамбле белән эшләү, әлбәттә, чыгыш ясауларда
тәҗрибә туплау өчен мөһим булды. Шул вакытта мин бер нәрсәгә игътибар
иттем. Ансамбльдә олылар һәм аларның репетицияләре кич, эштән соң.
Илназның әтисе кайдан, ничек вакыт таба алгандыр, белмим, тик ул Иске
Пенәгәрдән машина белән килеп җитә иде. Илназны алар Казанга музыка
белеме профессорына да дәресләргә йөртәләр!
Гаиләдә тагын бер музыкант үсеп килә –Искәндәр. Ул баянда уйный, шулай
ук төрле сәхнәләрдә чыгыш ясый инде.

Бүген Илназ бөтен көчен куеп La primavera оркестры белән уйнарга
әзерләнә. “Звёзды из завтра” дип аталучы проект берничә этаптан тора.
Беренче этабында 100 бала арасыннан 33 кешене сайлап алалар. Жюрида
оркестр җитәкчесе, баш дирижёр Рөстәм Аблязов була. Сайлап алынган
балалар белән ул мастер-класс үткәрә, шул исәптән Илназ Мөбарәкшин белән дә.
Әйтеп киткәнемчә, Мөба- рәкшинар өчен бик җаваплы көннәр – бәйгенең
икенче этабы якынлаша. Илназ, оркестр белән кушылып, Австрия композиторы
Фриц Крейслерның “Муки любви” әсәрен башкарачакмын диде. Бу турыда
белгәч, интернетка кереп, әлеге әсәрне таптым. YouTube аны атаклы
виртуоз скрипач, данлыклы дирижёр Владимир Спиваков башкаруында тәкъдим
итә! Гаҗәеп музыка!

Бу язманы язганда исә шәхсән үзем La primavera оркестры башкаруында
“Борынгы татар җыры” көеннән башлап, башка әсәрләрен дә тыңладым.
Әлбәттә, ул тыңлап бетерә торган түгел, алар бик күп! Оркестр
башкаруында борынгы татар көе бөтенләй башкача яңгырый икән – галәм
киңлекләренә чыгып, җиһанның бар матурлыгын берьюлы күргәндәй буласың,
халкыңның кешелек дөньясының күркәм бер бизәге икәнлеген ачык тоясың.
Яшь музыкант Илназ Мөбарәкшинга Казанның атак-лы La primavera оркестры
белән “Звёзды из завтра” бәйгесендә дөнья сәхнәләрен яуларлык уңышлар
телик!

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*