tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләсе Сабантуйга әзерлек башланды
Киләсе Сабантуйга әзерлек башланды

Киләсе Сабантуйга әзерлек башланды

Бу минутларда Самара өлкәсенең Камышлы районында киләсе 2019 елда узачак Бөтенроссия авыллар сабантуена әзерлек эшләре  уңаеннан,  Самара өлкәсе Губернаторы хакимияте башлыгы  вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Владимирович Холин җитәкчелегендә күчмә утырыш бара. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев катнаша. Шулай ук, утырышка өлкәнең татар оешмалары җитәкчеләре, хакимият органнары җитәкчеләре дә чакырулы.

Х Бөтенроссия авыллар сабантуе Камышлы җирендә узачак. Анда Россиянең 30 артык төбәгеннән кунаклар килер дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*