tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киңәйтелгән иҗтимагый киңәшмә үтте.
Киңәйтелгән иҗтимагый киңәшмә үтте.

Киңәйтелгән иҗтимагый киңәшмә үтте.

Чувашиянең Урмай авылында иҗтимагый киңәшмәнең киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышта Урмай авылы поселениясе башлыгы Минзаит Зәйнуллин да катнашты. Көн тәртибендә ике сорау каралды. Беренчесе – Иҗтимагый Советны сайлау; икенчесе – авыр һәлакәтләрдә бер-береңә булышу өчен “Булышу касса” сын булдыру.

Беренчесе буенча, унҗиде кеше иҗтимагый Советка сайландылар:

  1. Пахалов Рамил Җәләй улы- рәис;
  2. Гибатдинов Фәрит Абдулла улы;
  3. Сахров Нәҗеметдин Садртдин улы;
  4. Садртдинов Линар Фәйзрахман улы;
  5. Хайрутдинов Рәмис Аминубай улы;
  6. Сулейманов Мансур Минатулла улы;
  7. Камартдинов Дамир Расик улы;
  8. Мифтахутдинов Нурислам Гилач улы;
  9. Ямальдинов Инсур Зиннәтҗан улы;
  10. Сафиуллин Фәнис Абдулбари улы;
  11. Минаҗетдинов Хамидулла Рахимулла улы;
  12. Камальдинов Фәниc Хасиятулла улы;
  13. Сафиянов Минхайдәр Минсафа улы;
  14. Ямалиев Фанис улы;
  15. Зиганшин Ирек Зөфәр улы;
  16. Хамбиков Рәшит Әкрәм улы;
  17. Хайрутдинов Фиргат Галиәскәр улы.

Икенче сорау буенча, ягъни “Булышу касса” сын булдыруга барысы да риза булдылар. Беренче ел, авыл халкыннан җыелган акча, барысыда страховка шикелле, тик шул юнәлешкә генә адреслы тотылырга тиеш. Аның өчен Положениясен булдырырга кирәк. Әгәр инде авылда ел дәверендә хәвеф-хәтәр булмаса, акча тотылмаса, аны икенче елга калдырырга һәм шул суммадан 60 проценты резерв суммасына кушыла, 40 проценты икенче елдан гына авыл чыгымнарына тотылырга мөмкин. Алар, авылда үтелешле мәдәният, спорт чаралары, янгын машинасы йөртүчесенә өстәмә эш хакы итеп түләү һ.б.

Чыгыш ясаучылар да шактый булды. бар да үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләште. Январь аенда, Урмай иҗтимагый киңәшмәсе, Шыгырдан авылы поселениясенең иҗтимагый киңәшмәсен кунак итеп кабул итәчәк. Бөтен Урмай авылы халкы өчен Шыгырдан авылының үзешчән артистларының концерты да булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*