tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Фәвия Әхтәм кызы Сафиуллина Свердлау өлкәсе татар җәмәгатьчелегендә киң танылу алган шәхес. Ул – Свердлау өлкәсе татарлар конгрессының (“Урал татарлары”) әгъзасы,  өлкә татарлары өчен чыгып килгән “Саф чишмә” гәзитенең баш мөхәррире, милли медиа-холдинг рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы. Ул, журналистларның “Бәллүр каләм” бүләге иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Татарның бүгенгесен уйлап, киләчәген кайгыртып яшәүче өлкә татарлары турында сүз барганда, аның исеме лаеклы рәвештә беренчеләрдән яңгырый.

IMG_2992

Фәвия ханым Свердлау өлкәсендә беренчеләрдән булып татар телендәге тапшыруларны дәүләт дәрәҗәсенә күтәрде, “Сәләтле балалар” программасы эшендә катнашты. Төрле дәрәҗәдәге (өлкә, төбәкара, бөтенрусия, халыкара) фестивальләр, сабантуйлар һәм башка мәдәни чаралар үткәрүдә дә аның өлеше байтак.

Фәвия Сафиуллина Арча районы Ташкичү авылында дөньяга килгән. Урта мәктәпне Яңа Кенәрдә тәмамлаган. Үзе турында ул: “Хыялый, хисчән бала идем…”, – ди. Буш вакыты булганда Фәвия табигатькә, чишмә буйларына чыгып киткән, каеннар белән серләшкән. “Су буендагы тирәктә кереп утыра торган куышыма кадәр бар иде минем. “Кыргыйланып” йөрүемнең сәбәбе – мин балакчактан ук тотлыга идем. Шуңа, күрәсең, кешеләрдән читенсенгәнмен, табигать белән аралашу рәхәт булган инде”, – аның сүзләре “Сөембикә” журналының 2010 елгы декабрь санында аның турыдагы язмада урын алган.

Шушы көннәрдә Фәвия Сафиуллина үзенең юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән без аны котлыйбыз. Гаилә иминлеге, иҗади уңышлар, сәламәтлек, киләчәктә дә халкыбыз өчен бергәләп хезмәт итәргә язсын дип телибез.

Туган ягы Арча районында Фәвия Сафиуллина  якташларын, авылдашларын, иҗатташ дусларын җыеп бәйрәм итте. Шуларның кайбер мизгелләрен фото аша тәкъдим итәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*