tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара төбәгендә очрашулар
Кукмара төбәгендә очрашулар

Кукмара төбәгендә очрашулар

Бу көннәрдә Кукмара районында язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова булып китте. Ул элек тә биредә еш була иде, Чыңгыз Айтматовның татар анасы турында китап язганда, Фәүзия Бәйрәмова төбәк тарихын җентекләп өйрәнде, аны хезмәтләрендә дә чагылдырды, Мәчкәрә авылын дөньяга танытты. Бу юлы язучыны Пугачев явы җиһангиры Мәсәгут Гомәров туган Пычак авылы кызыксындырды, ул биредә мәктәп музеенда булды, укучыларга һәм укытучыларга татар тарихы турында сөйләде, китапларын бүләк итте. Яңа мәктәптә 94 бала укый, мәктәп директоры Радик Хәсәнҗановның әйтүенчә, дәресләр, нигездә, татар телендә үтә икән. Музей зур бүлмәгә урнашкан, ул Мәсәгут Гомәров исемен йөртә, мәктәп каршында аның истәлегенә таш та куелган.

Пугачев явында татар каһарманнары тарихын җентекләп өйрәнгән һәм бу турыда күп хезмәтләр язган Сәлам Алишев һәм Вахит Имамовның әйтүенчә, Мәсәгут Гомәров төбәк халкын көчләп чукындыруларга каршы күтәргән, Казанны яңадан яулап алырга әзерләгән, әмма кулга алынып, каты җәзаланган һәм юк ителгән. Аны кул-аякларын богаулап, ат койрыгына тагып, җирдән сөйрәп, үзе баш күтәргән татар авыллары буенча йөртәләр, тәне тетелеп беткәнче камчы белән яралар, ике битенә һәм маңгаена утта кыздырып тамга сугалар, күзләрен чукып алалар һәм сукыр килеш Таганрог якларына сөргенгә сөрәләр. Аңа кадәр инде атасын, хатынын һәм туганнарын Казан төрмәсенә ябып, юк иткән булалар. Фәүзия Бәйрәмованың әйтүенчә, милләт өчен кылган батырлыклары һәм күргән газаплары буенча, Мәсәгут Гомәров бер дә Салават Юлаевтан ким түгел, әмма аны халкыбыз белми. 


Язучы шулай ук күршедәге Арпаяз авылында да булды, мәчеттә хатын-кызлар белән очрашты. Бу авылда әдәбият галиме Фоат Галимуллин туып үскән, шулай ук ерак Австралиядә, Кытайда һәм Төркиядә яшәүче кайбер милләттәшләребезнең дә нәсел тамырлары Арпаяздан. Моннан 150 еллар элек Әхмәтнәҗип Сафиннан башланган бу зур һәм мәгърифәтле нәсел милләткә имамнар, мөгаллимнәр, язучылар, докторлар, профессорлар бирә. Шунысын да әйтергә кирәк, әле 1900 елда ук Арпаяз мәчетен шушы Әхмәтнәҗип Сафин үз акчасына салдыра, анда энесе Габдрәкыйп имамлык кыла, соңыннан ул мулланы Себергә сөреп, юк итәләр.
Әхмәтнәҗипнең кызы Фатыйма апа 1920 елда Кытайда туа, анда Салих Вәлиев исемле милләттәшебез белән гаилә кора. Тугыз балалы татар гаиләсе Кытайда “мәдәният инкыйлабы” газапларын, төрмәләр дә күрә, 1981 елның көзендә Австралиягә күчеп китәргә мәҗбүр була. Һәм менә шушы Фатыйма апа, 73 яшендә, беренче тапкыр Татарстанга кайта, атасының туган авылы Арпаязга килә. Әтисе Нәҗип хаҗиның Кытайдан кайтып төзеткән мәчете инде мондагы инкыйлаб вакытында яндырылган, ә туганнары кайсы Себергә сөрелгән, кайсы сугышта үлгән булып чыга. Авылда мәчет юклыгын белгәч, Фатыйма апа кулындагы бөтен акчасын мәчет төзелешенә биреп калдыра. Ул мәчет хәзер авыл уртасында нур чәчеп утыра, анда хатын-кызлар дин сабаклары алалар, Фатыйма апа рухына дога кылалар. Ә ул, 90 яшендә, ерак Аделаида шәһәренең мөселман зиратына күчә, үлемтеккә дип җыйган бар акчасын шәһәрдә мәчет салдырырга биреп калдыра…


Шунысын да әйтергә кирәк, Фатыйма апаның балалары Сафия, Гайшә һәм оныклары хәзер дә Арпаязга кайтып йөриләр, әниләре салдырган мәчеттә тезләнеп намаз укыйлар, авылга иминлек теләп, дога кылалар. Арпаяз авылында башлангыч мәктәп кенә, анысын да өч мөселман гаиләсенең ишле балалары тота. Гаҗәеп матур урынга урнашкан, халкы әдәпле һәм иманлы, тырыш булган бу татар авылын әби-бабаларның һәм бүгенге мөселман милләттәшләребезнең догалары саклап тора, алга таба да шулай булсын иде! “Арпаяз һәм Пычак кебек татар авыллары үзләре бер тарих, аны да әдәбиятта теркәп калдырырга кирәк”, диде Фәүзия Бәйрәмова.
Фәүзия Бәйрәмова алга таба сәфәрен Зур Кукмара авылында дәвам итте, биредәге Мәдәният сараенда аның белән зур очрашу булды. “Тарих эзләре буйлап…” дип аталган бу әдәби очрашу Халыкара туган тел көненә туры килгәнгә, биредә төп сөйләшү телебез һәм аның язмышы турында барды. Шулай ук халыкка “Гөләйза” китабын тәкъдим итү булды, анда инде сүз күбрәк узган тарихыбыз, дин-ислам өчен көрәш турында барды. Очрашуда бистә халкы, җирле зыялылар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, район мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, мәктәп балалары һәм укытучылар, дин әһелләре, милли хәрәкәт әгъзалары да катнашты. Фәүзия Бәйрәмовага иҗаты буенча күп сораулар бирелде, бүгенге милли сәясәт буенча да кискен мәсьәләләр күтәрелде, телебез язмышы буенча чыгышлар булды. Шунысын да әйтергә кирәк, Кукмара халкы бик тырыш һәм иманлы, әле анда татарлык та көчле, әмма район үзәге мәктәпләрендә, бердәм дәүләт имтиханын сәбәп итеп, инде урысча укытуга күчеп баралар, татар теле предмет буларак кына калган. Баласының мәктәптә башка предметларны нинди телдә укыйсын ата-ана хәл итә, ә алар күбрәк урыс телен сайлый, бу исә алга таба Кукмара татарларының да ана телләрен югалтуына китерергә мөмкин. Фәүзия Бәйрәмова бу турыда ачынып сөйләде, шушы телебез һәм динебез яшәсен өчен, милләттәшләребезнең узган тарихларда күпме корбаннар бирүен искә төшерде, хәзер тел һәм милләт язмышы һәрберебездән торуын әйтте. 


Халык бу очрашудан рухланып һәм уйланып таралды. Хәтер күзәнәкләре уянып таралды. Милләтебезнең узганы өчен горурланып, аның киләчәге өчен борчылып таралды. “Милләт язмышы миннән дә тора бит!”, дигән уй белән таралды. “Әйе, татарның алга таба булу-булмавы хәзер һәрберебездән тора, халкыбыз шушы җаваплылыкны аңласа, тел язмышына үз язмышы итеп караса, динебезнең кадерен белсә, безне беркем дә җиңә алмаячак!”, диде Фәүзия Бәйрәмова очрашу азагында.

“Тарихи-мәдәни мирас фонды”ның матбугат үзәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*