tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кул эшеләре буенча мастер–класс
Кул эшеләре буенча мастер–класс

Кул эшеләре буенча мастер–класс

8–10 сентябрь көннәрендә Казанда милләтебезнең кием атрибутикалары булган, калфак һәм изү эшләргә өйрәтү буенча мастер–класс узачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы уздырачак әлеге мастер–класста Татарстан Республикасы районнарында һәм Русия  төбәкләре җирлекләрендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмаларыннан 70ләп хатын–кыз катнашырга теләк белдерде. Мастер–класста катнашучыларның татар милли киеменнән килүе сорыла.

Программа буенча, 8 сентябрь көнне калфак, ә 9 сентябрь көнне изү тегү һәм чигү буенча мастер–класс узачак. Мастер–класстан тыш, мәдәни чаралар да каралган: “Казанның 1000 еллыгы” музее, Г.Тукай әсәрләре буенча “Сөйкемле шүрәле” бәйгесендә катнашкан балалар кул эшләре күргәзмәсе, “Казан” милли–мәдәни үзәгендә оештырылган рәссамнар һәм һөнәрчеләрнең эшләре белән танышу, “Кызлы йорт”- бер гаиләдә туып үскән  кызлар концертын карау каралган.

LACdnm_npWwМастер–классны “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Идарә әгъзасы, остаз Ләйсән Һаҗиева алып барачак.

Белешмә: Ләйсән Хаҗиева – модельер, Татар костюмы студиясе җитәкчесе, телевизион тапшырулар алып баручы, мода өлкәсендәге халыкара бәйгеләр лауреаты, Русия модасы бәйгесенең гранд–призеры, “Милли музыка премиясе” стилисты. Татар эстрадасы җырчылары белән эшли. Казан җиңел промышленность техникумын; Алман мода академиясын; Пермь мода мәктәбен, Мәскәүдә конструирование курсларын тәмамлаган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*