tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган өлкәсендә яшәүче Әхәтовларның “гаилә кыйммәтләре” нинди?
Курган өлкәсендә яшәүче Әхәтовларның “гаилә кыйммәтләре” нинди?

Курган өлкәсендә яшәүче Әхәтовларның “гаилә кыйммәтләре” нинди?

6 нчы апрельдә Курган өлкәсендә гомер итүче Әхәтовлар гаиләсе барсы бергә җыелып Татарстанга килде. Биредә, Чаллы шәһәрендә, “Гаилә хәзинәләре” дип аталучы I Бөтенроссия иҗади гаиләләр фестивале узды. Ул өч этапта оештырыла.

  1. Гаилә белән таныштыру
  2. Иҗади чыгыш
  3. Гаиләнең иҗади эшләре

Фестиваль-конкурста катнашучы Әхәтовлар гаиләсе барлык этапларны да уңышлы гына уздылар. Гаиләләре бик булган, тырыш. Баянда да уйныйлар. Җырлыйлар да.

“Гаилә хәзинәләре” фестивалендә барлыгы 12 гаилә катнашты. Алар Курган өлкәсе, Магнитагорск шәһәре, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Татарстан республикаларыннан килгән.

Әхәтовлар гаиләсенә фестиваль уңыш китерде. Алар “Музыкаль гаилә” номинациясендә чыгыш ясап җиңүче дипломына лаек була. Гөлфирә һәм Камил Әхәтов февраль аенда бергә гомер итүләренә 40 булуны билгеләп үткәннәр иде. “Бу җиңү безгә икеләтә бәйрәм,”- ди алар.

Әхәтовлар фестивальдә генә катнашып калмады, оныклары Илья Хлюстиков Чаллы шәһәренең 2 нче номерлы гимназиясендә узган фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясады. Анда барлыгы 170 фәнни-тикшеренү эшләре тәкъдим ителгән иде. Ильяның темасы да гаилә кыйммәтләре белән бәйле. Үз эшен ул татар телендә тәкъдим итә. Татар телен “Дуслык” татар-башкорт милли мәдәнияте үзәгендәге түгәрәктә генә өйрәнүче үсмер өчен чыгыш ясау җиңел булмый. Тырышлык аңа III дәрәҗә дипломга лаек булырга ярдәм итте.

Дамирә Степных, 
“Дуслык” татар-башкорт
милли мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*