tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Күчем хан” китабы төрекчә чыкты
“Күчем хан” китабы төрекчә чыкты

“Күчем хан” китабы төрекчә чыкты

Төркиядә язучы Фәүзия Бәйрәмованың “Күчем хан” тарихи романы төрек телендә басылып обложкачыкты. Китапны төрек теленә милләттәшебез Фәнис Зыялы тәрҗемә итте, Кония шәһәрендәге Komen Yayinlari нәшрияты бастырып чыгарды. Бу китап татар телендә 2007 һәм 2011 елларда башта Казан шәһәрендә дөнья күрде һәм бик тиз арада таралып бетте.

Фәүзия Бәйрәмованың “Күчем хан” романы себер татарлары тарихына караган беренче әдәби әсәр, шул ук вакытта ул документаль җирлектә язылган. Анда 16 гасырның икенче яртысында Русиянең Себер ханлыгына каршы алып барган яулап алу сугышлары, җирле халыкларның татар дәүләте өчен батырларча көрәше һәм ахыргы аянычлы язмышы тасвирлана. Шунысын да әйтергә кирәк, бу китап – Төркиядә дә Себер тарихына багышланган беренче зур, әдәби-документаль хезмәт.

facebook.com социаль челтәреннән алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*