tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле шагыйрь Салават Рәхмәтуллага – 75 яшь
Күренекле шагыйрь Салават Рәхмәтуллага – 75 яшь

Күренекле шагыйрь Салават Рәхмәтуллага – 75 яшь

Салават Рәхмәтулла әдәбиятка 60нчы еллар башында килә. Тәүге шигырьләре “Кызыл таң”, “Ленинчы” гәзитләрендә, “Агыйзел” журналында, “Яшь көчләр” альманахында дөнья күрә. “Әйтелмәгән әйтер сүзләрем” дигән беренче шигъри җыентыгы Башкортстан китап нәшриятында 1978 елда чыга. Арытаба башкорт һәм татар телләрендә Уфада өлкәннәр өчен “Күперләр”, “Уяну”, “Сулар үргә акса да…”, “Кояш артыннан йөгерәм”, балалар өчен “Яңгыр, яу, яу!”, “Быел мәктәпкә барам”, “Куян ник кыска койрыклы?”, “Очлытау итәгендә”, “Шигърият дәресе” китаплары басыла. Соңгы елларда аларга Казанда нәшер ителгән тагын ике җыентык өстәлде. Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле әдәбият белгечләре, шагыйрьләре, аның иҗатына бәя биреп, матур фикерләр әйткән иде. Уңышлы әдәби эшчәнлеге өчен ул Галимҗан Ибраһимов, Хәким Гыйләҗев, Гали Ибраһимов, Илдар Юзеев исемендәге премияләргә лаек булды.

Русия, Башкортстан һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Салават Рәхмәтулла шушы көннәрдә олы юбилеен билгели. Без, әдәбият белгечләре, шагыйрьләр, меңнәрчә укучысы, аңа иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез!

Шагыйрь иҗатын өйрәнгәндә, гадәттә, автор белән аның әсәрләренең герое арасында уртаклык булуын сиземләп була. Рәхмәтулла герое исә — шагыйрьнең үзе шикелле, теремек, тынгысыз шәхес. Аның ярдәмендә автор тормышның һәртөрле мәлләренә һәм хәлләренә актив мөнәсәбәтен белдерә. Бигрәк тә иҗатының башлангыч чорында чынбарлыкны романтик пафос белән, матур киләчәк турында хыялларын оптимистик кәеф, чагу буяулар ярдәмендә поэтиклаштырырга ашыкты. “Мин җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк: матур миңа таңнар атуы”, — диюе шагыйрь­нең яшьлек максимализмы белән рухлануын күрсәтеп торды. “Меңәрләгән йолдыз көткән чакта, яшьлек өйдә көтеп торамы…” ише сүзләре бер аның гына түгел, бәлки, замандашлары шигъриятенең гражданлык декларациясе булып кабул ителде.

Тора-бара, әсәрдән-әсәргә шагыйрьнең күңел эволюциясе, үзе әйтмешли “тормыш диалектикасы” белән аралашып, бер-берсенә үрелә барып, үткәннең сабаклары, бүгенге көн турындагы уйланулары, шулар тәэси­рендә туган сөенечләре Рәхмәтулла иҗатында ныклы һәм ышанычлы плацдарм яулый барды.

Ретроспектива дигәннән, Рәхмәтулла үткәннәргә саграк мөнәсәбәттә булырга, алардан сабак, фәһем алырга чакыра. Шул ук вакытта шагыйрь үткәннәр белән киләчәк арасында социаль-рухи күпер барлыгын күрә, ул — бүгенге көн. Бүгенгенең күчәренә басып, заманның поэтик елъязмасын бертуктаусыз иҗат итә. Салават өчен илнең бүгенгесе кадерле, шушы мәсьәлә ныграк борчый, шуңа таңның атуын, бүгенге көнне күрүне олы батырлык саный. Һәм бер фикерен катгый рәвештә “Үткәннәрдә, киләчәктә түгел, яшәү бүген, бүген — уртада!” — дип дәлилләп, очлап куя.

Хәзер инде Салават Рәх­мәтулла үзен көрәшчеләр сафында торучылар исәбенә кертми, егерме беренче гасырга турыдан-туры түгел, ә “егерменче гасыр — хәтәр гасыр…” аша эндәшә.
Аның үтенеч белдерү инто­нациясендә риторика түгел, ә үткән гасырның эчтәлеген билгеләүче әче хакыйкать ята:

Шатлык-бәхет алып 
кил син!
Җитәр.
Хәсрәтләрдән калыйк
бушанып!
(Гасыр буе (!)
шулай яшәдек без
Һәрбер туар елга
ышанып…)

Җыйнаклап әйткәндә, чын­бар­лыкның, шагыйрь үзе бил­геләгәнчә, бигрәк тә бүгенгенең тематик даирәсе, шуны чагылдыру рәвеше, жанр-стиль үзен­чәлекләре автор иҗатының төп асылын билгели. Мондый сыйфат китаптан-китапка, шигырь­дән-шигырьгә эзмә-эзлекле образлы сынланыш тапкан. Мә­сәлән, “Сулар үргә акса да…” китабындагы “Бүгенге батырлык”, “Гомер буе кеше эзләнә”, “Переделкино дәфтәре”, “Туып-үскән җирем мең алтын”, “Исемнәре исемдә”, “Шигъри учаклар” дигән шәлкемнәр һәм шулар эчендәге әсәрләр — әйтелгәннәрнең матур, чагу иллюстрациясе.

Иҗатының тәүге чорында Салаватның көндәлек тормыштан, көнкүреш шартларыннан канәгать булмавы, үпкә бел­дерүе сагайтып та куйган иде. Шагыйрьнең арытабангы иҗат эволюциясеннән ачыклануынча, автор рухи фатализмга дучар булмады, киресенчә, яшәешнең нечкәлекләрен аңларга тырышты:

Маңгай күзе белән баксаң,
Дөнья калтырап тора!
…Күңел күзе белән баксам,
Дөнья ялтырап тора…

Дөньяның ялтыравын яисә калтыравын бер-берсеннән аерыр өчен шагыйрь яңадан-яңа поэтик чаралар эзли, шәхсән иҗади һәм психологик халәтенә ярашлыларын уңышлы куллана. Шушы җәһәттән авторның поэтикасы, шигырь белән поэмалардан тыш, фәлсәфи эчтәлекле дүртьюллыклар, такмаклар, эпиграмманы хәтерләткән багышлаулар исәбенә тулыланып китте. Әйтергә кирәк, Наҗар Нәҗми белән Әнгам Атнабаевка багышланган “Гасырыбыз шагыйрь­ләре китте” әсәре авторның гына түгел, вакытында поэзиябезнең олы бер казанышы булды. С. Рәхмәтулла үзенең озайлы тәҗрибәсендә каләмдәшләренең иҗатына хөрмәт белән карады һәм, шуның белән бергә, аларның кайсыларының стилистик алымнарын уңышлы үз­ләш­терүе, әйтергә кирәк, әсәр­ләрендә зирәк юмор белән публицистик фикернең синтезлашып китүе Ә. Атнабаевның йогынтысыннан туганлыгын инкарь итеп булмый.

Шагыйрь Салават Рәхмәтул­ланың герое нинди генә очракта да кешеләргә, тормыш хәллә­ренә игътибарлы һәм ихтирамлы булуын яшерми. Аның эчке кичерешләренең күләме белән драматизмы тасвирлау­ның эчке монологка корылуында, чын күңелдән ачып салынган (урыслар аны “исповедальный характер” дип атый) булуында да күренә. Яшәешнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге ише рәвешләрне образлы гомуми­ләштерә алуы поэзиясенең тематик планда ишле булуын, шулай ук образлы чаралары җәһәтеннән төрлелеген тәэмин итте.

Кеше белән заман проблемасына бәйле, туган җир, туган табигать, аларның экологиясе, буыннар бәйләнеше, әти-әнисе белән балалар мөнәсәбәтләре һәм башка мәсьәләләр С. Рәх­мәтулла иҗатының нигез ташын тәшкил итә. Сугыш белән тынычлык мәсьәләсенә шагыйрь олы бер дулкынлану белән якын килә. Аның өчен, бүгенге локаль бәрелешләр белән бергә, Бөек Ватан сугышы да еракта калган тарихи вакыйга түгел. Аңа бу яуның һәлакәте әнисенең сөйләгәннәре буенча, шулай ук авылында яшәп ятучы соңгы ветеранга бәйле күз алдына килә. Армия хезмәтенә алынган егетләрне күреп тә тыныч кала алмый:

“Кулларга корал алырлар — 
Уенчык кылыч түгел:
Кырмыска оясы сыман —
Һаман
Дөньялар тыныч түгел”.

Салават Рәхмәтулла иҗаты тормышны яратудан яралган изгелекле хис-тойгылар, якты уйлар белән сугарылган. Шуның белән ул төрле буын укучы­ларының, шигърият сөючеләр­нең күңелен яулап алган. Шагыйрьнең иҗаты җирлекле, тамырлары туып-үскән җирендә, Башкортстан туфрагында.

Чынбарлыкның көндәлек хәстәре белән янып яшәүче, иҗат итүче С. Рәхмәтулла нинди генә шартларда да оптимист булып кала, алдагы көнгә өмет белән бага. Шулай булмаган хәлдә, Галәмгә эндәшеп, “без җитәрбез әле, без зәңгәр чигенә!” дип тә, “кояш артыннан йөгерәм, җаннарым тала-тала” дип әйтә алыр идеме?!

Риф Әхмәдиев,
Башкортстан дәүләт университеты профессоры, шагыйрь
kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*