tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыргызстанда “Асыл бала” мәгариф үзәге ачылды
Кыргызстанда “Асыл бала” мәгариф үзәге ачылды

Кыргызстанда “Асыл бала” мәгариф үзәге ачылды

Бишкәк шәһәрендәге “Асыл бала” мәгариф үзәге 280 кв.м. бинада урнашкан. Әлеге бина Кыргызстандагы “Туган тел” оешмасы һәм җирле җитәкчелек арасындагы килешү нигезендә, сроксыз вакытка арендага бирелә. Татар эшмәкәрләре ярдәмендә анда ремонт ясалган.

Бүген “Асыл бала” мәгариф үзәге үз ишекләрен ачты. Аның тантаналы ачылышында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Россиянең Кыргызстандагы хезмәттәшлек итү вәкиллеге җитәкчесе Виктор Нефедов, министрлык вәкилләре катнаша. Кунаклар биредә урнашкан сыйныфлар белән танышты. Үзәктә татар теле сыйныфлары, югары уку йортына әзерләүче курслар, робототехника, нанотехнологияләр юнәлешендә түгәрәкләр эшләячәк. “Асыл бала” га җиһазлар алуда Татарстан булышты.

Васил Шәйхразиев үзәкне булдыруда ярдәм иткән Кыргызстан Президенты эшләре идарәсенең депортаментына, башка ведомстволарга, Кыргызстандагы милләттәшләребезгә зур рәхмәтен җиткерде.

  • Монда  балаларга белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Бу үзәкне башкаларга да күрсәтергә кирәк. Эшнең нәтиҗәсе дә булырга тиеш. Монда Татарстаннан студентлар җибәрү юлларын карарга кирәк дип уйлыйм. Шулай ук Кыргызстаннан Татарстанга да. Балаларны бездәге лагерьларга җибәрү мөмкинлеге дә бар. Үзара тәҗрибә уртаклашып эшләргә  кирәк. Безнең республикалар арасында хезмәттәшлек итү җепләре нык, диде Васил Шәйхразиев.

Исегезгә төшерәбез, Кыргызстанда 50 меңгә якын милләттәшебез яши. Бишкәк шәһәрендә 16 мең. 30 ел дәвамында “Туган тел” оешмасы эшли. Бу көннәрдә алар үзләренең юбилеен билгеләп үтәчәк. Тантаналы чара 20 нче июньдә уза.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*