tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кыргызстан Республикасындагы “Туган тел” оешмасы оешуга 30 ел
Кыргызстан Республикасындагы “Туган тел” оешмасы оешуга 30 ел

Кыргызстан Республикасындагы “Туган тел” оешмасы оешуга 30 ел

“Туган тел” – Кыргызстандагы татарларны берләштереп торучы төп оешма. Җитәкчесе – Гөлсинә Үлмәсколова. Хәзерге вакытта республикада 50 меңгә якын, ә бишкек шәһәрендә 16 мең милләттәшебез яши. Оешма 30 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә,  “Асыл бала” исемле мәгариф үзәге ачарга җыена. Анда балаларга татар телен өйрәтү сыйныфлары, яшьләрне югары уку йортларына әзерләү буенча курслар булачак.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Бишкәк шәһәрендә килде. милләттәшләребез аны чәк-чәк белән каршы алды.  Васил Шәйхразиев “Асыл бала” үзәген ачуда катнашачак. Оешманың активы белән очрашу каралган.

“Туган тел” оешмасының үз бинасы булачак.  Анда төзелеш эшләре бара. Милли шура рәисе андагы эшләр белән танышачак. “Туган тел” оешмасының 30 еллыгына багышланган тантаналы чара  20 нче июньгә планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*