tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КЫРЫМЛЫЛАР УЙЛАП ЭШ ЙӨРТЕР ДИП ЫШАНАБЫЗ
КЫРЫМЛЫЛАР УЙЛАП ЭШ ЙӨРТЕР ДИП ЫШАНАБЫЗ

КЫРЫМЛЫЛАР УЙЛАП ЭШ ЙӨРТЕР ДИП ЫШАНАБЫЗ

Бөтендөнья җәмәгатьчелеге Украинадагы һәм Кырым автономияле республикасындагы хәлләрне зур игътибар белән күзәтеп бара. 16 мартта үтәчәк референдум Кырымда яшәүче барлык халыклар язмышын билгеләрдәй зур әһәмияткә ия.

Мондый җаваплы чорда барлык сәяси көчләр, иҗтимагый берләшмәләр, гражданнар җәмгыяте уйлап эш йөртергә, кискен бәяләр һәм саксыз белдерүләр белән мавыкмаска тиеш. Кызганыч, Татарстандагы радикальлеге һәм җавапсызлыгы белән күптән билгеле кайбер иҗтимагый оешмалар үзләре яхшы хәбәрдар булмаган вакыйгалар турында белдерүләр ясыйлар. Аның өчен вәкаләтләре бар дип саныйлар. Сүз “Милли мәҗлес”, “Иттифак”, “Азатлык” татар яшьләре берлеге кебек оешмалар хакында бара. Аларның Кырымдагы хәлләргә белдерүләре андагы вәзгыятьне тагын да кискенләштерә, шул ук вакытта милләтебезнең һәм республикабызның абруен төшерә.

Татарстан Республикасы Кырымдагы кардәш халык – Кырым татарлары янына аларга авыр һәм катлаулы чор кичергәндә һәм ярдәмгә мохтаҗ вакытта булышырга барды. Шушы көннәрдә Кырым татарлары Милли Мәҗлес һәм башка иҗтимагый оешмаларның җитәкчелеге белән үткән очрашулар һәм әңгәмәләр безнең якынайтуны тагын бер кат раслады. Алар ягыннан без җылы мөнәсәбәт һәм аңлашып аралашу теләге күрдек. Бу тарихтан килгән Казан һәм Кырым татарлары арасындагы туганлык һәм ышаныч булуы турында сөйли.

Без Кырым халыкларының уйлап фикер йөртәчәгенә ышанабыз!

Алар дөрес карар кабул итәрләр дигән өметтә калабыз!

Бөтендөнья татар конгрессы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*