tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ләйсән” балалар ансамбленә – 20яшь
“Ләйсән” балалар ансамбленә – 20яшь

“Ләйсән” балалар ансамбленә – 20яшь

Казан шәһәренең Вахитов районы татар телендә белем бирүче 27 номерлы гимназия каршында оешкан “Ләйсән” балалар ансамбле үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп узды.

Бәйрәм концертына җыелган мәртәбәле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар ансамбльне ихластан котлап җылы сүзләрен кызганмыйча матур теләкләрен җиткерделәр.

Концерт программасында репертуарда тупланган иң матур, иң уңышлы дип саналган җырлар яңгырады: “Иртәнге нур”, “Гол-футбол”, “Ләйсән”, “Тынычлык җыры” һ.б. Алып баручылар кыскача “Ләйсән” тарихы белән дә таныштыра бардылар.

Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Булат Ибраһимов фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*