tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мактауларыбыз сиңа, Төмән өлкәсе”
“Мактауларыбыз сиңа, Төмән өлкәсе”

“Мактауларыбыз сиңа, Төмән өлкәсе”

Өлкәнең 75 еллыгы уңаеннан игелекле эшләр марафоны кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы (җитәкчесе Ильяс Бакиев) район үзәгеннән еракта урнашкан Кулик авылында “Мактау сиңа, Төмән өлкәсе” дип исемләнгән чара уздырды.

Оештыручылар әлеге чараның программасын бик кызыклы һәм күңелле итеп төзегәннәр. Биредә һәр авыл кешесе үзе өчен кызыклы шөгыль таба алды. “Күңелле йорт” ветераннар клубының актив әгъзалары “Авыл тарихы йөзләрдә” дигән фотокүргәзмә әзерләгәннәр иде.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Ялутор районы ветераннар советы оешмасы рәисе Вера Вохменина педагогия хезмәте ветераны Роза Билаловага, Төмән өлкәсенең яшьтәше, С.Киров исемендәге колхозда озак еллар алыштыргысыз механизатор булып эшләгән Касыйм Мәхмүтовка, регионның чәчәк атуына күп көч керткән авыл аксакаллары – Нариман Яруллин белән Камил Хәйруллинга, авылның иң кече баласы – Артур Таҗетдиновка Истәлек хатлары тапшырды.

Бәйрәм барышында ел саен үткәрелә торган “Үрнәк бакча” бәйгесендә җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. “Юбилей игезәге” кулинария конкурсында катнашучыларның да барысы дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Бәйрәм тантанасында һәркем йортын бизәүдә үзен күрсәтә алды. Кемдер үз бакчасының җимешләрен тәкъдим итте, ә кемдер аш-су пешерүдә аерылып торды.

Бәйрәмдә берәүгә дә күңелсез булмады, чөнки чара котлаулар, җырлар һәм уен мизгелләре белән чиратлашып үрелеп барды. Оста хуҗабикә Роза Билалова әзерләгән тәмле, купшы пироглар, Роберт Сабиров һәм Гөлфия Левкованың дуэт белән башкарган җырлары да кунакларга зур бүләк булды.

Рәүфә Кангазина,
yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*