tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Көньяк Австралиядә Сабантуй гөрләде

Көньяк Австралиядә Сабантуй гөрләде

15 апрельдә Көньяк Австралия башкаласы Аделаида шәһәрендә  сабан туе үтте. Дөньяның бу кыйтгасында хәзер җәй үтеп барганлыктан, бу бәйрәм апрель уртасында көз җиткәчрәк үткәрелде. Австралиядә яшәүче милләтешебез Сафия Вәлиефф хәбәр иткәнчә, бәйрәмне Аделаида хакимияте  рөхсәте белән шәһәр паркында биредәге  татар-башкорт җәмгыяте оештырган.14 апрельдә аерым бинада үткән концертта Казан кунагы, татар яшьләре чыгыш ясаган.

Якшәмбе көнне шәһәр паркында үткән сабан туенда хакимият вәкилләре, татар-башкортлардан башка уйгур, үзбәк, рус җәмгыятьләре вәкилләре катнашкан. Җыелган халык алдында Татарстан мәдәният министры юлламасы белән махсус җибәрелгән талантлы артист Айдар Сөләйманов, Аделаида татар яшьләре, якшәмбе мәктәбе балалары, яшьләрнең “Ак калфак” төркеме чыгыш ясаган. Монда оештырылган спорт ярышларында, уеннарда җиңүчеләргә яхшы бүләкләр бирелгән. Кояшлы-яңгырлы бу көнне Австралиядәге сабан туе бик матур үткән. Казан кунагы Айдар Сөләйманов Аделаида сабантуеның иң популяр кешесе булып танылган. Бу хәбәрләрне һәм рәсемнәрне,  видео җибәргән  милләттәшләребез Сафия Вәлиеффкә, Диләрә Вәлиеффкә зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

Римзил Вәлиев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*