tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены делегатлары җыела башлады
Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены делегатлары җыела башлады

Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены делегатлары җыела башлады

29 октябрьдә иртән иртүк Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасына Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены делегатлары агыла башлады. Биредә алар теркәлеп, кунакханәгә урнашырга китәләр.

Төштән соң делегатлар Казанның 1000 еллыгы музее белән танышачаклар. Көндезге өченче яртыда Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Энциклопедия институты галимнәре катнашында түгәрәк өстәл үтәчәк. Кич белән “Казан” милли мәдәният үзәгендә Башкортостан галиме Касыйм Йосыповның туган ягына багышланган китапларын тәкъдим итү кичәсе узачак. Чарада Башкортостанның Чакмагыш районы сәнгать осталары катнашуы көтелә.

30 октябрьдә Казан” милли мәдәният үзәгендә форумның пленар утырышы үткәреләчәк. Шунда ук төшке аштан соң Фәүзия Бәйрәмованың “Ана” китабын тәкъдим итү кичәсе дә булачак.

Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены пленар утырышта сайланачак Төбәк тарихын өйрәнүчеләр Советы утырышы белән тәмамланачак.

Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында РФ нең 41 төбәгеннән 150 ләп делегат килүе көтелә. Җыенга чакырылучылар арасында Приморье, Красноярски, Пермь крайлары, Иркутски, Томски, Новосибирски, Омски, Төмән, Чиләбе, Свердлау, Курган, Киров, Ульян, Самара, Сарытау, Оренбур, Волгоград, Әстерхан, Пенза, Мәскәү, Рязань өлкәләре, Удмуртия, Мари Иле, Чуашстан, Мәскәү һәм Петербург вәкилләре бар. Моннан тыш, Башкортстаннан 45 вәкил киләчәк, Татарстаннан исә Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Тукай, Яшел Үзән районнарыннан туган якны өйрәнүчеләр чакырылган.

Киләчәктә төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенын корылтай дәрәҗәсендә үткәрү ниятләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*