tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Брюссельдә татар мәдәнияте көннәре үткәрелде
Брюссельдә татар мәдәнияте көннәре үткәрелде

Брюссельдә татар мәдәнияте көннәре үткәрелде

3-4 февральдә Брюссельдә татар мәдәнияте көннәре узды. Алар “Бельгия татарлары» ассоциациясе тарафыннан Россия фән һәм мәдәният үзәге һәм Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган иде. Бельгия, Нидерланд, Германиядән җыелган милләттәшләребез милли киемне бизәүдә нәрсәнең өстенлекле булуын, аңа затлылыкны нәрсә бирүен ачыкларга тырышты.

Презентация форматында калфак барлыкка килү тарихы, аның гасырлар вертикалендә һәм социаль катламнар горизонталендә модификациясе каралды. Бу темага кызыклы лекция белән Германиянең Кельн шәһәреннән Флюза Ишметьева чыгыш ясады.

“Чигү төрләре һәм кием бизәүдә аның кулланыш даирәсе” темасына Нидерландтан Ләйсән Гафурова чыгыш ясады. Россия үзәге күргәзмә залында шулай ук авыл һәм шәһәр татарларының фольклор костюмнары, күн эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Байлар Сабасыннан “Ихлас Татарстан” осталарның шәхси эшләнмәләр күргәзмәсе кул эшләре күптөрлелеге турында сөйләгәннәрне тулыландырды. Сөлге, мендәр, намазлыклар, күкрәкчәләр, баш киемнәрендәге геометрик, чәчәк-үсемлек мотивлы чигүләр борынгы әби-бабаларыбызның җир эшкәртү, мал тоту традицияләрен чагылдыра. Милләттәшләр һәм Бельгиядә яшәүче төп халык өчен татарның милли орнаменты белән танышу тарихка  үзенә күрә экскурс, татар халкының бай рухи дөньясын аңлауга адым булды.

Татарстан кунагы Сөмбел Билалова чыгышы тарихи туган яктан үзенчәлекле бүләк булды. Бельгиядә аның 2016 ел Сабан туендагы чыгышын хәтерлиләр һәм татарлар җәмгыяте аның чыгышын күтәренке рух белән каршы алды. Брюссельдә урнашкан “Артем” сәнгать студиясе икенче көнне татар бизәге эстафетасын кабул итеп, балаларны мастер-класска җыйды. Нәни катнашучылар милли орнамент тудыру техникасы өстендә эшләделәр.

Бельгия татарлары берлеге

Лилия Вәлиева

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*