tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бу минем әнием” бәйгесе
“Бу минем әнием” бәйгесе

“Бу минем әнием” бәйгесе

Кадерле дусларыбыз, милләттәшләребез!

Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Халкым минем” газетасы “Бу минем әнием” дигән бәйге игълан итәбез. Һәркемнең үз әнисе турында сөйлисе, күңелендә йөрткән матур сүзләрне җиткерәсе киләдер. Катнашу өчен әниегез турындагы язма (күләме 3 биттән артмаска тиеш), әниегезнең фотосы һәм “Халкым минем” газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылган квитанциягезнең копиясе кирәк. Ә без сезнең язмаларыгызны газетабыз битләрендә һәм Бөтендөнья татар конгрессының congress.tatar сайтында урнаштырыбыз. Бу бәйгедә үз әнисе турында кадерле, матур сүз, фикер җиткерәсе килгән мәктәп укучысымы, яшьләрбезме, олылармы һәркем катнаша ала.

Бәйгегә йомгакны 8 мартка туры китереп Казанда ясаячакбыз. Җиңүче өч кешене бүләк көтә. Катнашучыларга махсус дипломнар биреләчәк.

Төп шарт – “Халкым минем” газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу. Материалларны [email protected] адресына яки Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5 йортка юллый аласыз.

Мәгълүмати аналитик Идарә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*