tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чын депутатлар халык арасында кайнап, җирле Советта чарлана!
Чын депутатлар халык арасында кайнап, җирле Советта чарлана!

Чын депутатлар халык арасында кайнап, җирле Советта чарлана!

9 нчы сентябрьдә Татарстанның 246 округта җирле Советларга  депутатлар сайланды. Мамадыш районының Омар авыл җирлегендә 7 депутат мандатының икесен яңа вәкилләр яулады. Күптән түгел сайлауда җиңеп чыккан яңа депутатларга мандатлар тапшыру  тантанасы булды.

Омар җирле Советының элекке җитәкчеләре җыелышны башлап җибәрделәр

Омары авыл клубында үткән Совет утырышында өр-яңа сайланган  депутатларга  мандатлар һәм белешмәләр тапшырылды. Мамадыш муниөиаль район администрациясе башлыгы Анатолий Петрович Иванов яңа сайланган депутатларны чын күңелдән котлады.

Муниөипалҗ район башлыгы Анатолий Иванов Илһам Хәсәнҗановка депутаталык билгеләре тапшыра

Шунда ук депутатлар 9 авылдан торган Омар җирлегенең яңа администрация башлыгы итеп узган якшәмбедә депутат мандаты яулаган Илһам Хәсәнҗановны сайладылар. Район башлыгы да, авыл кешеләре дә элек салым инспециясендә һәм икътисади җинаятьчелек белән көрәш бүлегендә эшләгән Илһам Галимҗан улына зур өметләр баглыйлар. Башкарачы эшләр күп. Омар  җирлегенә керүче авылларга юл салдырасы бар. Гомумән  хакимият көчле булмаса, авылда яшәү бермә-бер кыенлаша.

Айгөл Нурисламова сайлаучыларның балалары белән

Район башлыгы авылларга ярдәм иткәндә ялгыз калмас өчен, шул җирлектә сайланган депутатларга таяна. Район  советына “сенатор” итеп үткенрәк бер вәкил – махсус депутат җибәрү бик мөһим. Омар җирлеге Советының  сайлаудан соң үткән  утырышында Мамадыш район советына депутат итеп 9 сентябрьдә мандат яулаган Айгөл Нурисламова сайланды.

Айгөл Нурисламова мандат алгач!

Бу эш Айгөлгә яхшы таныш, чөнки ул  дистә елдан артык Казан шәһәр думасында оештыру бүлеген җитәкләп, депутатларның эшен системалы итү белән шөгылләнгән. Инде хәзер ул, кечкенә ике кызын аякка бастыргач,  үзе дә депутат   буларак, җиң сызганып иҗтимагый эшләргә чума.

Аның депутат вазыйфаларын күптәннән белүе, җәмәгать эшен яратуы Мамадыш районындагы авыллар өчен файдалы булырга мөмкин. Авыллар өчен мыһим булган конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен  Айгөл ханым  җитди эш алып бара.

Ул кызыклы һәм кешеләргә файдалы проектлар ярата. Айгөл Нурисламова Казанда “Кояш һәм Ай” дигән гаилә үзәген оештырып, яшь гаиләләләр һәм укучы балалар өчен кызыклы чаралар оештырган иде. Гаиләләрне ныгыту, мәгарифне камилләштерү өчен заманча креатив чаралар уйлап чыгарды ул. Интернет челтәрендә Айгөл оештырган түгәрәк өстәлләрдән, балалар тәрбияләү чараларыннан репортажлар  бар.

Мамадышта муниципаль фильтр аша үтеп, үзен сынап карау өчен Омар округында теркәлгәч, Айгөл Нурисламова барлык сайлаучыларны да йөреп чыккан. Хәтта ул Казаннан республика шифаханәсеннән табиплар китереп, бу авылда яшәгән апа һәм абзыйларның сәләмәтлеген тикшерткән. Яңа депутат район җитәкчелеге белән берлектә юллар төзү, йортларга су үткәрү мәшәкатеннән дә читләшми. Авылларда, җитештерү, эш урыннары ачылса, омарлыларның киләчәккә өмете артыр иде.

Айгол Ришат кызы район ЗАГС бүлегендә эшләүчеләргә туй тантанасы өчен күлмәкләрне булдыруны да хәстәрләгән. Гаилә ныклыгы, балалар бәхете өчен өзелеп торучы хатын-кызларның юллары гел уңып торсын иде! Хәзер Айгөл Нурисламова Мамадыш район советында Омар җирлегендәге авылларны депутаты буларак чыгышлар ясаячак. Ул бу яклардагы халыкның хәлен яхшырту турында кайгырта.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне күңелле үтте.

Практик эш, халык ихтыяҗларын кайгыртуың катлаулы да, кызыклы да икәнлеген хәзер тагын да яхшырак аңлый ул. 1 нче октябрь – өлкәннәр көнендә Айгөл үз округындагы авылларга барачак. Андагы сайлаучыларның күбесе өлкән яшьтә. Алар Айгөлгә ышаныч белдергәннәр, димәк бу ышанычны акларга кирәк!

Менә шундый “сәясәт” белән яши татарлар һәм руслар тату гомер иткән авыллар һәм анда сайланган депутатлар. Омар җирлегендәге яңа депутатларының мәшәкатьләре Мәскәүдәге Дәүләт Думасы, Казандагы Дәүсовет кебек үк мөһим.

Гаилә һәм мәхәббәт көне әле дә истән чыкмый

Җирле сайлауларда катнашып, үзе яшәгән урында хакимиятне оештырган халык кына үз мәнфәгатьләрен яклый ала. Аягурә басып йоклап йөрүчеләргә беркем дә уңайлы тормыш, милли бәхет китереп тоттырмаганын аңлый башларга күптән вакыт.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*