tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фатих Кәрим кызын соңгы юлга озаттык: «Ләйлә апада әтисе холкы иде»
Фатих Кәрим кызын соңгы юлга озаттык: «Ләйлә апада әтисе холкы иде»

Фатих Кәрим кызын соңгы юлга озаттык: «Ләйлә апада әтисе холкы иде»

Яугир-шагыйрь Фатих Кәримнең кызы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Ләйлә Кәримова  5 нче ноябрьдә  83 яшендә инфаркттан вафат булды. Аның якты дөньядан китүе Татарстан җәмәгатьчелеге өчен тирән кайгылы һәм мөһим вакыйга булды.

8 ноябрьдә  Казан җәмәгатьчелеге Ләйлә Кәримованы соңгы юлга озатты. Гомере буе әтисе тормышын, иҗатын өйрәнгән, яшь буынга әдәбияткә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләгән бу якты шәхесне Татарстанда, РФ төбәкләрендә һәм татар дөньясында яхшы беләләр һәм ихлас хөрмәт итәләр.

Ләйлә ханымның улы Артем Кәримов

Ләйлә Кәримованың  вафат булуы уңаеннан аның улы Артем Кәримовка, якыннарына, Татарстан җитәкчелегенә, Бөтендөнья татар конгрессына, ТР Язучылар берлегенә Башкортостаннан, Калининград  өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән кайгынамә телеграммалары килде. Озату мәрәсимендә шул оешмаларның  ихтирамлы мөнәсәбәте белдерелгән  тасмалы чәчәк тезмәләре күп булды.

Ләйлә Кәримованы озатырга килүчеләр Казанның 7 нче шифаханәсендә җыелып, Мәдәният министрлыгы биргән автобусларда Курган зиратына юнәлделәр.

М 7 магистрале янәшәсендә яңарак ачылган Курган зиратында күренекле шәхесләрне озату өчен кирәкле шартлар тудырылган. Татар җәмәгатьчелеге күптән түгел биредә Хәмдүнә Тимергалиеваны соңгы юлга озаткан иде.

Ләйлә Кәримова белән хушлашу җыенын  Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт алып барды. Рәсми хакимият исеменнән Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин чыгыш ясап, Ләйлә Кәримованы мили-мәдәни тормышта тоткан урынын югары бәяләде. Бөтен дөнья татар конгрессы, Бишбүләк районыннан килгән делегация әгъзалары, Ләйлә Кәримова белән ЭВМ заводында эшләгән хезмәттәшләре, мәрхүмәнең якыннары, фикерләшләре мәрхүмәнең гаҗәеп якты шәхес булуын, ул башкарган гамәлләрнең әһәмиятен ассызыкладылар.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт “Татар-информ” хәбәрчесенә Ләйлә Кәримова турында фикерләрен әйтте: «Дүрт ел элек аның белән Калининград өлкәсендә дә булган идем. Ул Багратионскига туган авылына кайткан кебек ашкына иде. Аны биредәге халык таный, белә, авылдашларын каршылаган кебек каршылыйлар иде. Ләйлә Фатиховнаның вафатын белгәч, Багратионск халкы һәм Калининград өлкәсе татарлары венокка заказ бирделәр», — диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт “Татар-информ” хәбәрчесенә турында болай диде: «Ләйлә апа белән үзем  әдәбият музеенда  эшләгән вакытларымда танышкан идек. Музейда Фатих Кәримгә багышланган кичәләр үткәрә идек. Ләйлә апа Фатих Кәримнең архивлары белән таныштырган иде. Дуслыгыбыз аннары да дәвам итте. Ул миңа соңгы вакытларда „улым“ дип эндәшә иде. Әтисе даны артына ышыкланалар диләр кайбер кешеләр турында, ә Ләйлә ханымда андый әйбер юк иде. Әтисенең нахакка рәнҗетелүе, репрессия корбаны булуы, сугыш бетәргә берничә ай калганда гына һәлак булуы өчен рәнҗи иде. Әтисе тиешле дәрәҗәдә танылып бетмәде дип уйлый, борчыла иде. Аңа әтисенең һәйкәлен күрү бәхете дә тимәде. Ул шушы хыял белән яшәде. Ләйлә ханым әтисе иҗатын пропагандалауга гомерен багышлады дисәм дә ялгышмам.Анда Фатих Кәримнең чалымнары күренә иде, әтисенең холкы бар иде: горур да, намуслы да иде ул. Чорыбызның күренекле бер ханымы булды. Мин аның үлемен авыр кабул иттем».

Ләйлә ханым Кәримова белән бергә иңен-иңгә куеп Фатих Кәрим иҗатын пропагандалаучы шәхесләрнең тагын берсе — фронтовик-шагыйрьнең авылдашы, күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Бөтендөнья татар конгрессы исеменненән чыгыш ясады. Башкортстаннан килгән делегация белән дә ул таныштырды.

Бишбүләк районының мәдәният бүлеге мөдире Елена Арефьева, Ает авылы җирлеге башлыгы Рәсил Гыймазетдинов, Фатих Кәрим музее мөдире Рәйсә Хафизова килгәннәр.

Римзил Вәлиев: «Бишбүләк районына яңа башлык — Артур Зарипов билгеләнгән. Ләйлә Фатиховнаның вафаты билгеле булгач та, аның кайгы уртаклашу хаты килде.

Ләйлә ханым әтисенең чын дәвамчысы булды. Әтисеннән 4 яшендә калса да, ул гомере буе аның иҗатын пропагандалады, Калининградка барып йөрде, Багратионск халкы белән җылы мөнәсәбәтләр урнаштырды.

Аетта Фатих Кәримнең һәйкәле һәм музее бар. Атна-ун көн элек Ләйлә ханымга шалтыраткан идем. Казанда һәйкәл буласы урын буенча килешенүләр булганын әйтте. Ул Идел-Пресс янында булачак. Чөнки Фатих Кәрим Китап нәшриятында балалар редакциясендә эшләгән. Төрмәгә дә шуннан озатканнар, фронтка да. Ләйлә Фатиховна һәйкәлнең эскизларын күреп, фатихасын биреп китте.

Ләйлә Кәримова — рухи чисталык, туры сүзлелек, милләткә һәм татар әдәбиятына тугрылык сыйфатлары белән легендага әверелгән шәхес. Ләйлә ханым, әтисе һәлак булганнан соң 75 ел үткәч тә, Фатих Кәримнең рухын, шигъриятен һәм сугышчан батырлыгын бүгенге шартларда халык күңелендә яшәтүгә зур өлеш кертте. Мин бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтына да яздым».

Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылындагы Фатих Кәрим музее мөдире Рәйсә Хафизова:

–Ләйлә апа баланың үз атасына мөнәсәбәтенең өлгесе булды. Әтисеннән сабый булып калса да, аның турында хатирәләре белән яшәде. Әтисенең кендек каны тамган Ает белән дә, соңгы каны тамган Багратионск белән дә элемтәләрне өзмәде. Безнең музей Фатих Кәримнең нигезе булган урында урнашкан. 1971 елдан бирле эшләп килә музей. Ләйлә апа ярдәме белән ул яңа экспонатларга баетылды. Үткән ел Фатих Кәримнең 110 еллыгына Татарстан Президенты Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура ярдәме белән музеебыз реконструкцияләнде. Күргәзмәне камилләштерүдә Татарстан милли музее,   Ләйлә апа Кәримова иң мөһим эшләрне әйдәп бардылар. Мин шундый кеше белән аралашу бәхете тиюенә бик рәхмәтлемен. Ает мәктәбе дә Фатих Кәрим исемен йөртә. Ләйлә апа елга икешәр тапкыр кайта иде. Казанга килсәк тә, якын туганы кебек каршы алды.

Соңгы тапкыр сөйләшкәндә: «Рәйсә, сиңа гына әйтәм, әле районда бер кеше дә белми. Казанда газет-журналлар, Идел-Пресс бинасы каршында Фатих Кәримгә һәйкәл кую эше уңай хәл ителә башлады бит. Һәйкәлнең бик матур макеты бар. Урыны да билгеләнде. Әлегә беркемгә әйтмә, бу минем сюрприз», — диде. Ул шулкадәр шат иде! Иркенләп кайтып, музейны күрәсем килә, диде.».

Рәсил Гыймазетдинов: «Ләйлә апа татар дөньясының бер әйбәт кешесе иде. Ул үзебезнең авыл кешесе кебек иде. Аның һәр кайтуы  безгә бәйрәм була иде. Фатих Кәрим музее яңартылгач, ул аңа бик шатланды. Кайткан саен мәктәптә очрашулар ясый иде. Бик көчле кеше иде ул».

Омск өлкәсендә озак еллар журналист булып эшләгән Сания Мирхалеева: «Фатих Кәримгә Багратионскида һәйкәл ясатучы кеше — Омск татары Гыйльфан Бәхтияров. Мин шул хакта бик күп яздым. Ләйлә ханым белән танышасым килде. Ләйлә ханымның телефонын да Багратионскида яшәүче кеше җибәрде. Әмма соңга калдык. Ул иртән җибәрде. Ә Ләйлә ханым кичтән вафат булган булып чыкты. Таныш булмасак та, бүген хушлашырга килдем».

Милли музей ветераны Флера Дәминова: «Мин ЭВМ заводына яшь белгеч булып килгәндә Ләйлә ханым партком секретаре булып зур эшләр алып бара иде. Улы Артем да шунда эшләде. Бу гаилә белән шул вакытларда ук таныш идем. Мин заводтан киткәч, Милли музейда Әдәби салон җитәкләдем. Төрле очрашу кичәләрендә Ләйлә ханым мәртәбәле кунагым иде, оештыру эшләрендә дә булыша иде. Соңгы көннәргә кадәр дус булып яшәдек. Әнисе һәм апасының каберләрен җыештырырга да булышканым булды. Ләйлә апа бик якты күңелле кеше иде, зарланмый иде. Фатих Кәрим дә шундый булгандыр».

Казан театр училищесы педагогы Инсаф Абдулла: «Ләйлә апа белән шактый еллар дәвамында аралаштык. Казан театр училищесында укытканда мин Фатих Кәрим иҗатына бик игътибар иттем. Аның иҗаты миңа бик якын, без студентлар белән шигъри композицияләр эшли идек. Ләйлә апа белән очрашу да уздырган идек. Ул Фатих Кәрим шигырьләрен укуыбызны бик яратып кабул иткән иде. Бик якты кеше иде, мәрхүмә, урыны җәннәттә булсын! Ул Фатих абыйның бөтен шигырьләрен русча һәм татарча яттан белә иде. Ул фронтовик язучыларның иҗатын пропагандалауда зур эш башкарган кеше.

Бүгенге көнгә кадәр Фатих Кәримнең Казанда музее юк. Ул яшәгән йортка элмә такта куйдылар, әлбәттә. Һәйкәле дә юк әле. Фатих Кәрим — Муса Җәлил белән рәттән бара торган каһарманыбыз. Ә һәйкәле дә, музее да — бернәрсә дә юк. Бу мәсьәләне җәмәгатьчелек контрольдә тотарга тиеш. Вәгъдә белән калмасын иде. Бу Мәдәният министрлыгының һәм Язучылар берлегенең бурычы дип уйлыйм».

Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина: «Ләйлә апа белән Фатих Кәрим юбилее алдыннан таныштык. Мин Фатих Кәримнең „Партизан хатыны“ дигән әсәрен укыган идем. Ләйлә апа шул дәрәҗәдә ачык кеше. Бик тиз уртак тел таптык. Ләйлә апа белән Фатих Кәримнең хатларын укып төшкән видеоклип та бар. Аның белән аралашып тордык. Шалтыратышып, берәр сәгать сөйләшә идек. Аның төп темасы — Фатих Кәрим. Ул шулкадәр күп мәгълүмат бирә ала иде. Ул – шуңа гомерен багышлаган кеше».

ЭВМ заводының 10нчы цехында бергә эшләгән хезмәттәшләре исеменнән Роза Земляницкая: «Якын дустым белән хушлашырга килдем. Ул бик гадел, тыйнак, лаеклы кеше. Ул беркайчан да зарланмады. Авырса да, „үтә“, дияр иде. Ул Балалар йортларына ярдәм итте, мәктәпләрдә патриотизм мәсьәләләре белән шөгыльләнде. Бер атнадан аны туган көне белән котлау урынына, соңгы юлга озатырга килдек…»

«Матбугатта Ләйлә апа ковидтан үлгән дигән мәгълүмат та чыккан икән, бу дөрес түгел. Аның йөрәге туктады, «обширный инфаркт»,  дип ачыклык кертте Ләйлә Кәримованың якыннары. Кардиологлар Ләйлә апаның йөрәге арыган дип аңлаталар. Чыннан да Ләйлә Фатих кызы бу дөньяда бик күп куркыныч вакыйгалар, катлаулы хәлләр шаһиты булды. Кайгылы вакыйгаларны да, горурлык һәм шатлык хисләрен дә, тормышның катлаулы якларын да кичереп яшәде ул.

Интертат

Рузилә Мөхәммәтова, “Татар-информ” хәбәрчесе.
Владимир Васильев, Римзил Вәлиев, Сания Мирхалеева фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*