tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Финкыйраз? Юк, көтелми: фин татарлары инкыйраз булмас дип ышана
Финкыйраз? Юк, көтелми: фин татарлары инкыйраз булмас дип ышана

Финкыйраз? Юк, көтелми: фин татарлары инкыйраз булмас дип ышана

Казан федераль университетының Татар халык хоры составында Финляндиягә барып, фин татарларына концерт куярга насыйп булды. Әле генә бер галимебезнең “Фин татарлары югалып бара”, дигән фаразын укыганга күрә, бу очрашуга кемнәр килер, ничек кабул итәрләр дигән фикерләр борчыды. Фин татарлары нинди алар? Аларны сыендырган Финляндия нинди ил, башкалалары Хельсинки кай ягы белән үзенчәлекле? “Татар-информ” хәбәрчесеннән – сәяхәтнамә.

Финляндиягә сәяхәтемне башлаганчы, КФУның Татар халык хоры белән таныштырасым килә.

Татарның күп кенә талантлы шәхесләре – галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар – студент чорларында Татар халык хорын җитәкләгән Ирнис Рәхимуллин мәктәбен узган. Хор 1967нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр эшләп килә. Шул вакыт эчендә мәгърифәтче музыкант булып танылган Ирнис абый йөзләгән сәләтле егет-кызларга музыкаль табигатьләрен ачып, аларга канат куйган. Кемнәр генә Ирнис абыйның “җырын җырламаган”! Халык шагыйре – Роберт Миңнуллин, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин; язучы Алмаз Гыймадиев, алып баручы Илдар Кыямов, “Яңа Гасыр” каналы директоры урынбасары, алып баручы Данил Гыйниятов, “Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире булган Исмәгыйл Шәрәфиев, журналист, язучы Җәүдәт Дәрзаман һәм башка бик күпләр.

Шул вакыт эчендә Татар Халык хоры кайларда гына булмаган: Вильнюс, Рига, Алма-ата, Санкт-Петербург, Уфа, Әстерхан…Ни әйтсәң дә, хор – олы мәктәп ул! Әмма Ирнис абый әйтүенчә, хорның 1986 елдан бирле гастрольләргә чыкканы булмаган…

КФУның Татар халык хоры турында берничә кызыклы факт:

  • 1967нче елда хорның беренче концертында “Салкын чишмә” җырын хор белән берлектә ул вакытта яшь җырчы, Казан Дәүләт консерваториясенең 2нче курс студенты Зилә Сөнгатуллина башкарып чыга.
  • Хорда берничә вокаль ансамбль эшли: “Хәят”, “Сер”, “Былбыл”.
  • Ирнис Рәхимуллин 60нчы еллардан бүгенгәчә һәвәскәрләр белән эшли, аның шөгыле – көйләрне һәм җырларны һәвәскәрләр өчен эшкәртү.

Бик күп көч түгеп тырышкананн соң, 28 кешелек состав белән Финляндиягә гастрольләргә чыгып киттек.

Финляндия татарлары гаилә һәм иҗтимагый оешма ярдәмендә телне саклап калган

Күбебезнең чит илгә әле беренче мәртәбә генә баруы иде. Салкын һәм яңгырлы Финляндия җылы йөрәкле кешеләре белән каршы алды. Беренче концертыбызны фин татарларының мәхәлләсендә, икенче көнне исә Россотрудничество бинасында куйдык.

Финляндиягә татарлар 150 ел элек күчә башлаган. Шул заманнан әлегәчә алар телне саклап кала алган. Фин татарлары “гаиләдә тел яшәмәсә, безнең өчен аны беркем дә яшәтмәячәк”, дигән фикердә. Аларның күбесе гаиләләрендә татар телендә генә сөйләшергә тырыша. Фин теле белән танышу да гаиләдә түгел, ә балалар бакчасына баргач кына була, баланың теле татарча ачыла.

Мәхәллә тарафыннан татар теле курслары алып бару да телне саклауда зур этәргеч булган. Хәзер дә мәхәлләдә татар телен һәм ислам динен өйрәнү мөмкинчелеге бар.

Фин татарлары ихлас һәм гади

Фин татарлары турында бик күп әйбер әйтергә була. Беренчедән, аларның башка кешеләргә булган мөнәсәбәте шулкадәр ихлас һәм гади. Алар бик тату. Минемчә, аларны Казан татарлары белән чагыштыру дөрес булмаса да, күрешкәннән соң шундый фикер туды: алар бер-берсен яклап, саклап яши. Бер-берсенә хөрмәтләре зур, гореф-гадәтләрен бик кадерләп саклыйлар, әби-бабаларын зурлыйлар.

Фин татарлары татар мохитенә, татар мәдәнияте, җырларына сусаган булып чыкты. Иң истә калганы: концерт вакытында кушылып-кушылып җырлаулары, яннарыбызга килеп, туганнарын озак еллар күрмәгән төсле, кочаклаулары, аркабыздан сөюләре, һәм җанга рәхәт, күңел эреп китәрлек мактау сүзләре әйтү булгандыр, мөгаен.

“Без бер татар авылында яшәгән шикелле”

Мин Финляндия төркиләре берлеге рәисе Варол Абдрахимбелән әңгәмә корып алдым.

Варол абый сүзләренчә, хәзер Финляндия татарларының саны 600-700 кеше тирәсе.

“Финляндия гаиләсе турында сүз кузгатканда, аларның төрлесе бар. Без Хельсинкида яшəгəч, бер татар авылында яшəгəн шикелле.

Совет заманы һәм хәзерге вакыт – икесе ике дөнья. Совет заманында, Татарстан белән элемтәләр булмаган вакытта, Төркиядән килгән егетләрнең кара күзләренә кызларыбыз сокланды. 1990 еллардан башлап Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән татар киленнәре килә башлады. Америка Кушма Штатларыннан киленнәр күченеп килде. Берничә кызыбыз АКШтагы татар егетләренә кияүгә чыкты. Шуны әйтергә кирәк, Татарстан егетләре арасыннан кияү егетләренең килгәне юк.

Әлбәттә, финнар белән катнаш гаиләләр дә бар. Бу гаиләләрнең берничәсендә, балалар белән татарча аралашканга күрә, тел сакланып калган! Хəтта катнаш гаилəлəрдə дə әгәр берең татар икән, ул телне хәләл җефетенә өйрəтə.

Соңгы елларда Казанда үткəн татар теле белəн бəйле конкурсларда уңышка ирешкəн балалар бар. Бу гаилəлəрдə милли хис, милли аң югалып калса, андый казанышларга ирешеп булмас иде.

1870-1920 елларда, татарлар Финляндиягә урнашкан вакытта, гаиләләрдә бала саны алтыдан алып унга кадәр, хәтта күбрәк тә булган. 1950 елларда өч-дүрт бала булса, хәзерге көндә бер-өч балалы гаиләләр бар”, – дип сөйләде Варол әфәнде.

Финляндия татарларының иҗтимагый оешмалары

“Тел, дин һәм гореф-гадәтләрне саклау гаиләдән килә. Мәхәлләбез тарихы укуга зур бәя биргән. Балаларга ислам динен һәм татар телен өйрәнер өчен кичен, мәктәптән соң, атнага бер дәресләр бирелә. Җәен мәхәлләбез мәктәп балаларына ун көнлек лагерь оештыра. Анда дин, ана теле, җыр һәм сәнгать дәресләре бирелә.

Финляндиягә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач якларыннан 1870-1920 елларда килгән сәүдәгәрләр халыкның бердәмлеген сакларга кирәклеген аңлый. Шул сәбәпле, җәмәгатьчелек оештыралар. 1925 елда төзелгән Финляндия Ислам җәмгыяте (Финляндия татарларының “Исламия” җәмгыяте)Көнбатыш илләрендә рәсми рәвештә төзелгән ислам җәмгыятьләре арасында беренчеләрдән була. Хәзер дә ул халкыбызга дин һәм ана теле бирер өчен дәресләр уздыра, конференция җыентыклары, китаплар бастыра, чит илдәге җәмгыять һәм вәкилләр белән элемтәләрне нык тота.

Ана телендә китапларны нәшер итү Татарстан белән бергә алып барыла. Күптән түгел үзебезнең чыгымнар белән ике өлештән торган сүрә һәм догалар китабы чыкты. Сүрәләр гарәп теле һәм гарәп имлясы, латин транслитерациясендә, татар һәм фин тәрҗемәләре белән язылган.

1935 елны Финляндиядә яшәүче татарларның мәдәни оешмасы ФТБ – Финляндия төрекләре берлегекорыла. Ул җәен кичәләр, концертлар, театр түгәрәкләре, милли аш курслары кебек чаралар уздырып, халкыбызны бергә җыя, милли хисне җанландырып тора. Татарстаннан танылган артистлар, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театрлары да гастрольләргә килә.

“Йолдыз” спорт клубы 1945 елда корыла. Шуннан бирле футбол буенча уеннар оешытырыла. Ике тапкыр Казанда да уйнаганыбыз булды. “Йолдыз” спорт клубы хәрәкәте аркылы татар яшьләренә бергәләшеп аралашырга мөмкинлекләр тудыра. Илленче елдан бирле кышкы ял вакытларында балаларны һәм әти-әниләрне җыеп, бәрәкәтле ял уздыра”.

Финнарның татарларга һәм ислам диненә карашы

“Фин халкы һәм хөкүмәте татарларны белә һәм хөрмәт итә. Икенче Бөтендөнья сугышында 170тән артык ир-ат һәм хатын-кыз фин гаскәрендә хезмәт иткән. Хәзер дә моны онытмыйлар.

Европаның азчылык халыклары телләре картасында Финляндия территориясендәге татарлар күрсәтелгән. Бу татар теленең 50 елдан артык җанлы булып сакланганын аңлата. Парламент депутатлары арасында татарлар булмаса да, ислам диненә яисә азчылыкларга бәйләнешле эшләр турында карарлар кылынганда татарларның да фикерләре сорыйлар.

Финляндия һəм фин халкы кечкенə булса да (нибары 5,5 миллион), башка миллəтлəргə карата үрнəк күрсəтерлек ил.

Балаларыбыз фин балалар бакчасына йөри. Анда “балаларыгыз белəн өйдə булганда үз телегездə сөйлəшегез, исемнəр түгел, ə абстракт хислəрне дə өйрəтегез”, – диделəр. Ана теле – баланың хис теле. Мəхəббəтне һəм башка тирəн хислəрне аңлар өчен кешегə ана телен белү кирəк.

Финнарның 90% лютеран (протестант) христианнар. Шуңа карамастан, əгəр мəктəплəрдə өч диндəге бала җыелса, аларга үз диннəрендə дин дəреслəре бирелə. Мөселманнар əзерлəгəн программаны министрлык раслаган китаплар буенча өйрəтəлəр. Безнең балалар татар җəмəгате мəктəплəрендə дə ислам дине дəреслəренə йөри”.

Фин татарларына югалу яныймы, яисә Искәндәр Гыйләҗев фаразы чынга ашармы?

“Профессор Искәндәр Гыйләҗев фин татарларының бер-ике буыннан соң юкка чыгачагын фаразлады. Бу очракта Коръән аяте искә төшә: “Һәр халыкның үз вакыты бар, сез аны озайта алмыйсыз һәм кыскарта да алмыйсыз”.

Әлбәттә, кеше гомер иткән чакта яшим дип яши. Шуның кебек, без киләчәгебезне югалып бетәбез дип күрмибез. Еллар дәвамында төрле үзгәрешләр булган һәм шулар белән яшәп, җаен табарга тырышылган. Һәр шәхес һәм һәр гаилә үз карарларын эшли.

Искәндәр Гыйләҗев, галим булганлыктан, фикерләрен сөйләргә тиеш. Татарстан белән араларны нык тоту кирәк, әмма нигез – үз тырышлыгыбызда.

Киләчәк нинди булганын белүче юк. Хәзер бит дөнья буенча татарлар белән аралашу җиңелрәк. Берничә ел элек балаларыбыз “Сәләт” лагеренә йөри башлады. Бөтендөнья татар конгрессына, яшьләр форумнарына барып кайтучылар бар. Кемне дә булса көчләп, “син татар телендә сөйләш һәм милли хисең көчле булсын” дип, буйсындырып булмас.

Кызганыч, Казанда “килəчəктə татар теленең файдасы булмас” дигəн фикергə таянып, балалары белəн русча сөйлəшүче татар ата-аналар бар.

Аллага шөкер, Финляндиядә яшәүче татарлар арасында бишенче, алтынчы буында татар телендә әйбәт сөйләшүчеләр бар. Туган тел хәзер дә Финляндиядә җанлы тел булып яңгырый”.

Хельсинки – туристлар өчен кызыклы шәһәр

2012 елда Нью-Йоркның “The New York Times” газетасы туристлар өчен карарга киңәш ителгән тарихи урыннар исемлеген төзегән. Анда Хельсинки шәһәре – икенче урында.

Финляндия башкаласы нәрсәсе үзенчәлекле? Кызыклы архитектура, сәнгать, фәнни музейлар, зоопарк, аквариум һәм аттракционнар паркы, тарихи истәлекле урыннар һәм заманча дизайн үрнәкләре, парклар, һәйкәлләр, велосипед юллары, утраулар һәм диңгез пляжлары. Хельсинкида һәркем күңеленә хуш килгән шөгыльне таба алыр дип уйлыйм.

Финляндия турында кызыклы фактлар:

  • Дәүләт теле – фин һәм швед телләре.
  • Шәһәрнең мәйданы – 715 кв. км. Хельсинкиның 30% мәйданы ачык мәйданчыклардан һәм парклардан тора.
  • Финляндия акчасы – евро.
  • Виза – шенген, бәясе – 35 евро.
  • Вакыт – Мәскәү вакытына караганда бер сәгать соңрак.
  • Хельсинкида язын һәм җәен җылы, көзен салкынча, кыш бик үк салкын түгел.

Хельсинки һәм Финляндия турында кызыклык мәгълүматлар

Финляндиягә килгәнче, башка килгән беренче уй – Хельсинкины кайнап торучы, ыгы-зыгы килеп торган халкы белән тулган шәһәр дип уйладым. Әмма барысы да мин уйлаганча түгел икән…

Хельсинки – Балтыйк диңгезенең Фин култыгында урнашкан зур булмаган шәһәре. Халык саны – җиде йөз мең тирәсе. Беренче карашка, урам тулы халык йөридер кебек. Ә чынлыкта шәһәр урамнарында кешенең аз булганына аптырадым, каршыңа, күп дигәндә, бер-ике кеше очрый.

Безнең кешеләр, гадәттә, карашларын узып баручы кешегә юнәлтә. Финнарга игътибар белән карадым, ник берсе сиңа күзен төбәсен? Алар үз уйлары белән йөри, тыныч кына яныңнан узып китә. Гомумән, шәһәрдә үзеңне бик тыныч һәм рәхәт хис итәсең, шыгрым халык арасында нишләп йөрим икән дип борчылмыйсың.

Машиналарның аз булуы да йогынты ясый, күрәмсең. Урамнары чиста, пөхтә, бернинди чүп-чар юк, хәтта тузан да очмый, юлларны өф-өф итеп торалар дип белерсең!

Күпчелек урамнар бик тар, әйтерсең, зур шәһәрнеке түгел, Мамадыш урамымыни… Һәм һәр урам үзенчәлекле бизәлгән, һәр бинаның тәрәз төбендә гирлянда яисә чыршы күренеп тора. Искитмәле, бу күренешкә каравы гына да ни тора!

Юллар дигәннән, Хельсинкида бернинди чокыр юк, хәтта тырышып эзләсәң дә таба алмассың. Шәһәр урамнарына тип-тигез итеп таш җәелгән, асфальт юк диярлек. Шуңа күрә дә аякка уңайлы аяк киеме кияргә киңәш ителә.

Урамнан барганда күбесенчә фин яисә инглиз телендә сөйләшкән кешене очратырга мөмкин. Инглиз телендә сөйләшә белсәң – проблема юк, сине һәрвакытта аңлыйлар.

Әмма рус кешеләре дә юк түгел. Бер кибеттә кассир белән сөйләшеп киттек: рус милләтеннән булып чыкты, фин кешесенә кияүгә чыккан апа инде 12 ел Хельсинки белән Санкт-Петербург арасында йөри икән…

Күпчелек истәлекле урыннар Хельсинкиның үзәгендә, бер-берсеннән ерак түгел. Шәһәрне карау өчен кулай вариант – җәяү йөрү. Өч көн эчендә без Хельсинкиның әллә ничә урамнарын карарга өлгердек. Адым саен сәүдә үзәкләре яисә кибетләр урнашкан. Әйтик, Aleksanterinkatu урамында фин һәм европа маркалары кибетләре бар, Mannerheimintie проспектында Stockmann универмагларын күрергә була.

Тик бер минус – Финляндия коточкыч кыйммәтле ил! Мәсәлән, бер шоколад бәясе уртача 150 сум, шәһәр автобусындагы билет бәясе 225 сум.

Фин кухнясы балык ризыкларына бай. Гадәттә, гарнирга бәрәңге белән томалап пешерелгән сөләйман балыгы бирелә. Бездәге аш шулпасы дигән төшенчә юк, финнарның ашлары – пюре яисә каймак куелыгындагы ашлар. Һәр ашның үзенә бер төрле тәме бар, кемгәдер ул ошамаска да мөмкин. Арпа, солы ярмаларыннан ботка пешереп ашыйлар, баллы ризыкларны да үз итәләр.

Финнарның иң яраткан эчемлеге – каһвә.

Зилә Мөбәрәкшина
intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*