tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гомрем минем моңлы бер җыр иде
Гомрем минем моңлы бер җыр иде

Гомрем минем моңлы бер җыр иде

Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин, каһарман шагыйрь Муса Җәлил кебек, әсәрләре белән дә, үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр аз. Февраль ае халкыбызга Муса Җәлилне биргән ай. Халкыбыз аның туган көнен билгеләп үтә. 14 февраль көнне Семей шәһәренең Үзәк китапханәсендә дә каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган “Гомрем минем моңлы бер җыр иде” исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Кичәне «Хак» Иртыш буе татарлар һәм башкортлар берләшмәсе» Ассоциациясе кармагындагы Татар сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылары, «Истәлек» татар халык фольклор-этнографик ансамбле, «Иртыш моңнары» халык җыр ансамбле, «Мирас» татар яшьләре оешмасы катнашты. Кичә барышында оештыручылар Муса Җәлилнең тормышын, иҗатын, аның уңышларын, шул ук вакытта үз гомерендә кичергәннәрен тамашачы күңеленә җиткерергә тырыштылар.

Шагыйрь турында туганнарның, дусларның, аның тормышын, иҗатын өйрәнгән шәхесләрнең истәлекләрен күрсәтү, тыңлату, шулай ук кичәдә сәхнәләштерелгән композицияләр күрсәтү чараны тагын да тәэсирлерәк итте. Китапханә хезмәткәрләре шагыйрьгә бәйле күргәзмә тәкъдим иттеләр. Кичәдән соң тамашачылар Муса Җәлил тормышына һәм гомумән бу чарага карата үз фикерләрен белдерделәр. Бөек Ватан сугышы ветераны, Австрия, Венгрия, Чехословакия илләрен азат итүдә катнашкан Габделгазиз Әхмәров кичәдән бик канәгать калды, барыбызга да тынычлык, татулык теләде.

Мондый чараларның кирәклегендә шик юк, әлбәттә. Шунысы игътибарга лаек: тамашачылар арасында төрле яшь һәм төрле милләт вәкилләре булды. Димәк, шагыйрьнең иҗаты татарлар өчен генә түгел, ә башка халыклар өчен дә якын.

Һәр мизгел тарихи истәлеккә теркәлде. Әдип татар әдәбиятына көчле әсәрләр генә түгел, ә үзеннән соң милләт өчен хезмәт итүче алмаш тәрбияләгән шәхес. Муса Җәлил батырлыгы һәрбер кеше йөрәгендә мәңге сакланачак!

Ахунҗанова Диләнур

Семей шәһәре, Казахстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*