tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда туып-үскән татар кызы Алинә Заһитова Олимпиада алтынын яулады!
Ижауда туып-үскән татар кызы Алинә Заһитова  Олимпиада алтынын яулады!

Ижауда туып-үскән татар кызы Алинә Заһитова Олимпиада алтынын яулады!

23 февральдә Казанда кояш чыкканчы ук Көньяк Кореядә барган кышкы Олимпиада уеннарында  фигуралы шууда чемпионлыкны 15 яшьлек Ижау кызы Алинә Заһитова яулады. Ул  ирекле программада 239,57 балл җыеп, Россия командасы өчен беренче алтын медаль яулауга иреште. Икенче урынга Россия кызы Евгения Медведева чыгып, көмеш медальгә лаек булды. Бу кызларны уртак тренеры – Этери Тутберидзе. Алинәнең  элекке, башлангыч тренерлары – Лариса Санина һәм Наталья Антипина.

Алинәнең әтисе – “Ижсталь” хоккей командасы тренеры Илназ Актаныш районы Әҗби авылыннан,  әнисе Ләйсән дә тамырлары белән Татарстаннан. Алинәнең 10 яшьлек сеңлесе Сабина да фигуралы шуу белән шөгылләнә.

Алинә Заһитова 2002 елның 18 маенда Ижауда туган, аңа бу исемне  шул вакытта җиңүләр яулаган  яшь гимнастка Алина Кабаева хөрмәтенә биргәннәр.

Алинә Заһитова коньникда шуу белән Әләмәттә шөгылләнә башлаган, әтисе Илназ Лениногорскида, Әлмәттә һәм бигрәк тә Ижауда хоккей командасында уйнаган, шунлыктан Заһитовларның гаиләсе Иңауда яшәгән. 2015 елда Алинә Мәскәүдә яшәп, анда тренер Этери Тутберидзедан  күнегүләр ала башлаган.  Башта ул, милләте буенча татар булгач, уңайсызлыклар килеп чыгар дип борчылса да, спорт юлында каршылыклар  очрап торса да, барлык сынауларны үтеп, зур җиңүгә  ирештә алды.  Ул Россия спортының, бөтен татар халкының якты йолдызы! Милли җәмәгатьчелек, татар конгрессы Алинәне, аның якыннарын бу җиңү белән котлый, аның белән горурлана! Алинәгә Олимпия уеннарындагы барлык тикшерүләрне уңышлы үтеп, хәзерге уеннарның бердән-бер алтын медале һәм яңа җиңүләре  белән илнең данын күтәрергә, милләтедезне зурларга насип булсын!

Римзил Вәлиев.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*