tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театры Мәскәү шәһәренә гастрольләргә китә
Камал театры Мәскәү шәһәренә гастрольләргә китә

Камал театры Мәскәү шәһәренә гастрольләргә китә

2017 елның 12-18 гыйнварында Россиянең Дәүләт академия Малый театрында Камал театры соңгы елларда куелган 7 премьерасын күрсәтәчәк. Камал театры белән Малый театрның алмаш гастрольләре, матур традиция буларак, 2006 елдан бирле дәвам итә.

111нче сезонда Камал театры Мәскәүгә соңгы елларның 7 премьерасын алып бара. Гастрольләр 12 гыйнварда 109нчы сезонның данлыклы премьерасы, Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча куелган “Хуҗа Насретдин” (режиссер Фәрит Бикчәнтәев) әсәре белән ачыла. Гастрольләр афишасында шулай ук: “Көтәм сине…” (режиссеры һәм авторы Илгиз Зәйниев), “Кәҗә, Сарык һ.б.” (режиссерлар Сәлимә Әминова һәм Илдус Габрахманов, авторы И.Зәйниев), М.Фәйзи әсәре буенча куелган «Галиябану» (режиссер И.Зәйниев), «Мәхәббәт FM” (режиссер һәм автор Илгиз Зәйниев), З.Хәким әсәре буенча куелган  “Бармы ришвәткә дәва?” (режиссер И.Зәйниев), Г.Цхвирава куелышында К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектакльләре дә урын алган. «Мәскәү гастрольләре өчен булдыра алганча төрле спектакльләр сайларга тырыштык. Монда милли, бүгенге көн драматургиясе дә, балалар өчен спектакль дә урын алган. Әлеге гастрольләр Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәме белән үтә», – ди театрның директоры Илфир Якупов.

Мәскәү гастрольләре һәм Камал театрының 110-еллык юбилее кысаларында, 13 гыйнварда 13.00 сәгатьтә А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музеенда “Каретный сарай” залында “Татар театрының тарихы плакатларда һәм афишаларда” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Проект А.А.Бахрушин исемендәге ДҮТМ (Мәскәү), Г.Камал  исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Казан (Идел буе) Федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәттәшлегендә тормышка ашырылды. Күргәзмәдә беренче татар труппалары (“Сәйяр”, “Нур”) афишаларыннан уникаль җыентык, Татар  эшчеләр (“Эшче”), Колхоз-совхоз (күчмә) театрларының, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының  XX гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр чыгарылган афишалары тәкъдим ителә.

ИГЪТИБАР! Малый театрның төп бинасында ремонт эшләре бару сәбәпле, Камал театры гастрольләре театрның филиалы бинасында – Большая Ордынка, 69 йорт, Добрынинская метро станциясе адресы буенча уза. Кассалар телефоны: (495) 624 40 46, (499) 237 31 81. Гастрольләргә билетларны театр сайтының “Афиша” сәхифәсендә алып була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*