tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лев Толстой егет чагында Казанда ниләр күргән?
Лев Толстой егет чагында Казанда ниләр күргән?

Лев Толстой егет чагында Казанда ниләр күргән?

Мәктәп балалары, Лев Толстой әсәрен якшәмбе түгәрәгендә әдәбият галиме ярдәмендә татарча анализлап, туган телне һәм әдәбиятны тирәнрәк үзләштерәләр.

Россия тарихы өчен аеруча әһәмиятле булган 18 нче март – Президент сайлавы көнне Вишневский урамындагы Үзәк балалар һәм яшүсмерләр китапханәсендә гадәти булмаган чара узды.

Айгөл Нурисламова җитәкчелегендәге   Sun  and Moon  («Кояш белән ай”) гаилә үзәге якшәмбе көннәрендә 13 сәгатьтә мәктәп балалары өчен әдәби уку дәресләре оештыра. Казан шәһәренең Вишневский урамындагы Үзәк балалар һәм яшүсмерләр китапханәсендә татар һәм  рус классик язучыларының  әсәрләрен өйрәнәләр.

Бөек язучы Л.Н.Толстойның яшьлек  еллары Казан белән бәйле, ул монда  университетта укыган, тормышның төрле катламнарын өйрәнгән. Бөек язучының юбилее уңаеннан 2018 нче ел Татарстанда Л.Н. Толстой елы дип игълан ителгән.

Якшәмбе көнне  оештырылган чираттагы китапханә дәресендә бөек сүз остасының моннан бер гасырдан элек, ягъни 1903 нче елда, язылган “Балдан соң” хикәясен өйрәнделәр. Сәрвәр Әдһәмова татарчага тәрҗемә иткән татарча текст балаларны аеруча кызыксындырды, шуңа күрә аларның ачыш-табышлары күп булды.

Казанда Л.Н.Толстой скверы. “Балдан соң” хикәсендә тасвирланган вакыйгалар нәкъ менә шул тирәләрдә булган.

Дөрестән дә дөньякүләм танылган әдипнең Казан белән бәйле яшьлек хатирәләре тасвирланган әсәр хәзерге яшьләр өчен дә кызыклы һәм тирән  мәгънәле. Дәресне алып баручы, Казан федераль университеты Л.Н.Тостой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты Әлфия Мотыйгуллина 4-6 нчы сыйныфта укучы балаларга җитди сораулар бирде:

  • 15-16 яшьлек Лев Толстой Казан университетының нинди факультетына укырга кергән?
  • Ни өчен ул шәрык телләре факультетыннан хокук факультетына күчкән?
  • Лев Толстой Казанда нинди йортларда яшәгән?
  • Татар солдатын кыйнаган гаскәриләрне хикәя авторы кайда күргән?
  • Ни өчен ул солдатны җәзалау күренешеннән соң, ул үзе гашыйк булган Варенька белән кабат очрашудан баш тарткан?

Шунысы шатлыклы: рус әдәбияты классигының татарчага тәрҗемә ителгән әсәре турындагы бу сораулар татар телендә бирелсә дә, балалар аларның мәгънәсен аңлады.

Уфадан Казанга килеп әбисе белән торучы Азалия (сулда) һәм рус кызы Ангелина (уңда) татар телендә сөйәшергә һәм фикер йөртергә өйрәнәләр. Әдәбиятны өйрәнү бик файдалы икән!

Мәрьям Хаббанова Яңа Савин районындагы 30 нчы мәктәптә укый. Узган ел ул М.Җәлил исемендәге конкурста  Iдәрәҗәдәге диплом яулады. Һәркайда төпле белем кирәклеген ул яхшы белә!

Укучылар арасында Казанның төрле мәктәпләрдә белем алучы балалар бар иде. Мәрьям Яңа Савин районынның 30 мәктәбендә мәктәбендә укый. Китапханәдән ерак булмаган 98 нче мәктәбе укучысы Азалиягә рус кызы булуына карамастан, дусты Ангелина да ияргән. Ангелинаны рус язучысының хикәясен татарча өйрәнү аеруча кызыксындырган. Ул да бу дәрестә үзенең татар теле буенча белемнәрен ныгытырга тырышты. Балалар аңламаган очракта Әлфия апалары аларга ярдәм итте. Хикәя текстын татарча укып, тирәнрәк төшенү, аңлату бик файдалы да, кызык та икән! Шактый катлаулы әсәрне  балалар бер дәрес эчендә үзләштерә алдылар.

Дәрес башында ук укучыларны кызынсындыру чарасы буларак та, язып карау әсбабы буларак та буклетлар таратылды. Соңыннан аларны балалар өйләренә истәлек итеп алып киттеләр.

Sun  and Moon  («Кояш белән ай”) гаилә үзәге җитәкчесе Айгөл Нурисламова

Әлфия Мотыйгуллина белән әдәби түгәрәккә йөрүче балаларның әниләре дә  бик теләп аралашалар

Балалар КФУ доценты Әлфия Мотыйгуллинаны шул кадәр мавыгып тыңладылар, шуңа күрә 90 минут вакыт сизелми дә узып китте. Иң мөһиме, алар Лев Толстойның яшьлегендә күргәннәргә тетрәнүен, татар солдатын ихлас кызгануын,  бөек язучының яшь чактан ук дөньяга мәрхәмәт һәм шәфкать хисләре белән каравын аңладылар. Мондый сабаклар бала хәтерендә эзсез калмый, әлбәттә. Туган телне  һәм классик әдәбиятны Казан мохите көзгесендә чагылдыру балаларның милләткә, гомумән дөньяга карашына тәсир итә. Лев Толстой студент чагында аның хәтерендә калган вакыйга – татар солдатын кыйнатучы өлкән офицерны күрү – бөек язучының күңеленә сеңеп калган. Бу турыда ул 70 яшен узгач та хикәя язган, мәхәббәт һәм тормыш каршылыкларын чагыштырган.

“Кояш һәм ай” гаилә үзәге оештырга дәресләрнең тирән мәгънәсе дә шулай ук бала хәтереннән җуелмас мөгаен. Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” повесты буенча үткәренгән дискуссияне дә яшьләр онытмас. Sun  and Moon  гаилә үзәге җитәкчесе Айгөл Нурисламова һәм КФУ доценты Әлфия  Мотыйгуллина оештырган бу кызыклы проект  киләчәктә дә дәвам итәрме икән? Бу сорау хәзергә ачык кала.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*