tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт йортында дини һәм дөньяви гамәлләр уртаклыгы турында сөйләштеләр
Милләт йортында  дини һәм дөньяви гамәлләр уртаклыгы турында сөйләштеләр

Милләт йортында дини һәм дөньяви гамәлләр уртаклыгы турында сөйләштеләр

Милли һәм дини  җәмәгатьчелек татар халкының үсеш юлларын билгеләгәндә  рухи һәм матди яшәеш гамәлләренең үрелеп бару ысулларын куллануга игътибар итә. Узган сишәмбедә Бөтендөнья татар конгрессының аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов элеге шураның вәкилләренең бер төркем татар дин эшлеклесе һәм эшкуары белән очрашуын үткәрде.  Бу очрашу Нариман урамы 62 йортта, Р.Хәсәнов 8 ел элек сатып алып үз көче белән тергезгән бинада үтте. Хәзер Милләт йорты дип аталган бу бинада XX гасыр башында  “Милләт” типографиясе булган һәм анда Г. Баруди җитәкчелегендә 1 миллионнан артык дини китап бастырылган. Менә шундый гыйбрәтле урында, тарихи һәйкәләр исемлегенә кертелгән  бинада конгресс аксакаллары белән Россия ислам институтында читтән торып укучы тәҗрибәле шәхесләр иң мөһим һәм четрекле мәсьәләләрне уртага салып тикшерделәр.

Татар стратегиясендә ислам диненең милли үсештәге әһәмиятен ничек күрсәтергә? Замандашларның, бигрәк тә яшь буынның милли гореф-гадәтләргә, туган телгә ихтирамлы мөнәсәбәтен ничек булдырырга? Мәчет-мәдрәсәләрдә татар телен, халкбызның тарихын, мәдәни һәм тәрбияви үзенчәлекләрен өйрәтү өчен ниләр эшләргә кирәк? РФ төбәкләрендә, Татарстаның район-калаларында хәлләр ничек тора?

Россия ислам институтында белем алучы рухани һәм дөньяви белгечләр үзләре яшәгән урыннардагы уңай тәҗрибә, кайбер чишелмәгән төеннәр турында сөйләделәр, үзләренең уңай тәҗирбәсе белән бүлештеләр. Ульяновски өлкәсе Иске Кулатка районының элеккеге админстрация башлыгы Сәйрхан Әхмәров үзләренең тормышы, күптән түгел вафат булган район башлыгы Эдуард хаҗи Ганиевның якты исемен мәңгеләштерү турында сөйләде. Әлмәт кулланучылар җәмгыяте (райпо) җитәкчесе Җәмил Насретдинов узган атнада Таллиннда үткән Европа сабантуенда катнашулары хакында сөйләде. Буа районыннан килгән укытучы, Түбән Наратбаш авылы мәчете имамы Рөстәм Баһаветдинов, Оренбург өлкәсе Каргалы  мәчете имамы Рафаэль Фәйзуллин,  үз мәхәлләренең тормышы турында фикерләрен әйттеләр.

Кырым респуликасындагы Казан татарларының якташлык җәмгыяте җитәкчесе, билгеле эшкуар Раил Фәйзуллин үзләренең милли оешмасы гамәлләре белән таныштырды. Ул җитәкләгән компания Кырымда виноград төшеннән сыгып алына торган хәләл эчемлек – дару үрнәкләре белән таныштырды. (Кан басымын  көйли торган бу даруны Казанның 10 нчы микрорайонындагы “Хозәйфә” мәчетендә сатып алырга була).

Гомумән, РФ төбәкләреннән Казанга дини белем алырга килгән эшлекле затлар белән конгресс аксакаллары  сөйләшүе һәр ике як өчен дә мәгънәле  иде.

Аксакаллар шурасы вәкилләре академик Индус Таһиров, РФның  атказанган хокук белгече Рафаил Шакирҗанов, аксакаллар Шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов татарча һәм мөселманча яшәү рәвешенең заманча формалары һәм хокукый нигезләре  турында  төпле мәгълумат бирделәр. Мондый гамәлләр мәчет-мәхәлләләрнең рухи-мәдәни чаралар мәйданы, мәгърифәт һәи гыйлем, тәрбия үзәге буларак эшли алуын күрсәтәләр. Журналист Римзил Вәлиев глобализация шартларында милли мәгарифнең һәм мәгълүмат системасының әһәмиятен аңлатты.  Татар конгрессының бүлек мөдире Рөстәм Гыйльметдинов РФ төбәкләрендәге милли мәктәпләр, Сарытау татар гимназиясе тәҗирибәсе турында сөйләде.

Ислам диненең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәнең җитәкчесе Ильяс хәзрәт  Җиһаншин һәм татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов Татарстан башкаласындагы дини тормыш һәм милли гамәлләр турында әйттеләр.

Чыннан да татар тормышына ислам  дине, иманлы яшәү рәвеше гаять зур тәэсир ясый. Милләт яшәешенә дини һәм иҗимагый тормыш, дәүләт сәясәте, милләттәшләрнең дөньяга карашы, яшьләрне тәрбияләүгә һәм мәгарифкә мөнәсәбәте, Корьән тәгълимәте һәм мөселман әхлагы  уңай тәэсир итә ала. Бу очрашуда катнашкан шәкерт-имамнар һәм аксакаллар милли үсеш юлларын бергәләшеп табу өчен уртак гамәлләр кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.


Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*