tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли шура» рәисе Сахалин татарлары белән очрашты
«Милли шура» рәисе Сахалин татарлары белән очрашты

«Милли шура» рәисе Сахалин татарлары белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразиев Сахалинга эш сәфәре кысаларында Сахалин өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары җитәкчелеге һәм активистлары белән очрашты. Әлеге очрашуда «Милли шура» рәисе  «Сахалин татарлары» региональ милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы, «Туган тел» татар мәдәни-укыту үзәгенең эшчәнлекләре белән дә танышты.

Васил Шәйхразиев киләчәккә яңа уртак идеяләр, перспективалар булдырып, үзара багланышларны тагын да югарырак биеклекләргә күтәрергә кирәклеге турында сөйләде. Өлкәдәге татар яшьләре вәкилләре белән эшчәнлекне арттыру, татар тормышын, мәдәниятен чагылдыра торган интерент ресурсларны мәгълүмати яктан даими яңартып тору зарурилыгын ассызыклады. Очрашу ахырында Васил Шәйхразиевка Сахалин өлкәсе татар активы  рәхмәт хаты тапшырдылар.

«Милли шура» рәисе шулай ук Сахалин өлкәсе губернаторы ярдәме белән ачылган «Туган тел» татар мәдәни-укыту үзәге офисы белән танышты,  Южно-Сахалинск мәчетендә, татар зиратында да булды.

Шуны да искәртрегә кирәк,  эшлекле сәфәр кысаларында Васил Шәйхразиев Сахалин өлкә хөкүмәте вәкилләре белән дә очрашты. Әлеге очрашуда Сахалин җирлегендә Г.Тукайга һәйкәл кую һәм бөек шагыйребез исемендәге сквер булдыру буенча сөйләшүләр алып барылды.

Зәкия Вәлитова фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*