tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов АКШ татар җәмәгатьчлеге вәкилләре белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов АКШ татар җәмәгатьчлеге вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов АКШ татар җәмәгатьчлеге вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка эш сәфәре кысаларында Америка төрки-татар ассоциациясе җитәкчелеге һәм активистлары белән очрашты.
Берлингейм (Калифорния) шәһәрендәге  «Татар йорты» залында узган очрашуга 50 кеше килгән иде.

Очрашу имам Абдул-Даян Сафаның Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте.

Аннары очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Америка төрки-татар ассоциациясе президенты Туран Апакай мөрәҗәгать итте. Ул Рөстәм Миңнехановка очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм Ассоциация башкарган эшләр турында сөйләде.

АКШ татарлары җәмәгатьчелеге эшчәнлеге турында җентекләп Америка төрки-татар ассоциациясе әгъзалары Рокыя Сафа, Гадилә Сафа, Гүзәл Әхмәдуллина һәм Илдус Әхмәдуллин сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов Америка төрки-татар ассоциациясе активына аларның тарихи Ватаннарыннан еракта да халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен саклап калуга керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Сез халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен һәм мәдәниятен саклап калу өчен бер-берегезне таба һәм берләшә алгансыз, – диде ул. –  Хәтта Татарстанның үзендә яшәүче татарлар өчен дә телләрен саклап калу мәсьәләсе һаман ачык кала. Һәм менә сезнең мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләрегебезгә булган мөнәсәбәтегез безнең өчен үрнәк булып тора. Киләчәктә безгә шулай ук бердәм булып калырга кирәк, чөнки бердәмлектә – көч».

Без төрле илләрдә, мәсәлән, АКШта, яшәүче татарлар белән очрашабыз һәм шунысы гаҗәп, Татарстаннан читтә туган кешеләр менә дигән итеп татарча сөйләшәләр, диде Рөстәм Миңнеханов. Һәм, әлбәттә инде, без, балалалар бакчасыннан алып, туган телне укыту методикасын эзлибез. Әнисеннән күчмәгән туган телдән, гаиләнең үз телеңдә аралашуыннан башка, дәүләт кенә туган телгә өйрәтә алмый, диде ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татарларын берләштерүне максат итеп куйган проектлар: «Ана теле» онлайн системасында татар телен өйрәнү, «ТНВ-Планета» спутник телеканалы, «Татар иле» глобаль социаль челтәре һәм башкалар турында сөйләде.

Очрашу азагында анда катнашучылар «Туган тел» җырын башкардылар.

Рөстәм Миңнеханов Америка төрки-татар ассоциациясе әгъзасы Рокыя Сафага татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, телен һәм мәдәниятен саклап калуга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатын тапшырды. Аннары очрашуда катнашучылар Татарстан Президенты белән истәлеккә дип фотога төштеләр.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*