tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү конференциясенең резолюциясе кабул ителде
Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү конференциясенең резолюциясе кабул ителде

Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү конференциясенең резолюциясе кабул ителде

15-16 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә “Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция кысаларында 100дән артык туган якны өйрәнүче галимнәр, укытучылар, музей хезмәткәрләре Казанның 15 нче татар гимназиясендә татар көнкүреше музее ачты, дискуссион мәйданчыкларда фикер алышты, Казан арты музеен карады.

Туган якны өйрәнүчеләр конференциясе бүген Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы бинасында пленар утырыш белән төгәлләнде. Пленар утырышта Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт Комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Аблрашитов сәламләде. Ул уз чыгышында республикада этнографик туризм үсеше турында сөйләп узды. “Этнотуризм Татарстан ның туристик юнәлешләре арасында мөһим урында тора. Бу юнәлешне үстерү безнең төп юнәлешләребезнең берсе. Киләчәктә Тукай маршруты булдырыга исәплибез Әлеге туристик продуктны бренд буларак үстерү нияте бар”, – дип сөйләде Артур Абдрашитов.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров әлеге чараның ТАССРның 100 еллыгын каршылап уздырылуы турында билгеләп узды. “Төбәк тарихын өйрәнүчеләр мәсьәләләре һәм этнотуриз мәсьәләлре кисешә. Милләтнең яшь буынына үткәнебезне өйрәтүдә музейлар зур ярдәм күрсәтә, шуңа күрә музейлар белән эшләү милләтне саклауда нәтиҗәле”, – дип белдерде ул.

Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов Татарстанда һәм Евразия төбәкләрендә урнашкан төрки-татар һәйкәлләренең туристик потенциалы турында сөйләде, Кырым Республикасыннан килгән педагогика фәннәре докторы Ремзи Дәүләтов Кырымдагы музейлар эшчәнлеге белән таныштырды. Бурятия төбәк татар автономиясе рәисе Саҗидә Батталова Байкал буенда яшәүче татарларның тормышы турында сөйләде.

Пленар утырыш “Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең резолюциясен кабул итү белән төгәлләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*