tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар хәрефләре һәм сүзләрен өйрәтүче “Әлифба” кушымтасы эшләнгән
Татар хәрефләре һәм сүзләрен өйрәтүче “Әлифба” кушымтасы эшләнгән

Татар хәрефләре һәм сүзләрен өйрәтүче “Әлифба” кушымтасы эшләнгән

IOS һәм Android системалары өчен “Әлифба” кушымтасы эшләнгән. Проектны “Теория” студиясе эшләгән. Аның җитәкчесе Илдар Әюпов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә кушымтаның асылы турында әйтте.

“Балаларга татар телен өйрәтү өчен кушымталар юк диярлек, яки алар түбән сыйфатта, шуңа күрә үзебез эшләргә булдык. Ул күпмедер дәрәҗәдә инглиз телендәге кушымтага охшатып ясалган. Бу балаларга татар хәрефләре һәм сүзләрен уен формасында өйрәтү ягыннан әһәмиятле”, – диде Илдар Әюпов.

Аның сүзләренчә, кушымтаны эшләр өчен өч ай тирәсе вакыт сарыф ителгән. Бу эш узган елның ноябрь уртасында башлаган. Студия бу проектны үз акчасына эшләгән.

Кушымта нигездә балалар өчен ясалган, тик ул телне өйрәнергә теләүче олылар өчен дә файдалы булырга мөмкин. Социаль челтәрдә бу кушымтага карата “шәп”, “хәрефләрнең яңгырашы кызык” кебек комментарийлар калдыралар.

Уен IOSһәм Androidплатформалары өчен эшләнгән.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*