tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Татар доньясы манзарасы / Татар китабын тәкъдим итү кичәләре
Татар китабын тәкъдим итү кичәләре

Татар китабын тәкъдим итү кичәләре

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты татар язучыларының, галимнәренең, шулай ук татар халкына, аның тарихына, мәдәниятенә, шәхесләребезгә багышланган китапларны тәкъдим итү кичәләре уздыра.

Октябрь аеның икенче яртысы мондый кичәләргә мул булачак.

28 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының утырышлар залында Хәлил Гәйнетдинов һәм Ким Шакировның “Космос безне дәшә, җиһангирлар” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе. Кичә 15.00 сәг. башлана

29 октябрь көнне  “Казан” милли мәдәни үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче галим, публицист һәм әдип Касыйм Йосыповның китапларын тәкъдир итү кичәсе.

Чарада Башкортстанның Чакмагыш районыннан зур делегация катнашуы көтелә. Кичә 18.30 сәг. башлана.

30 октябрь көнне танылган язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың “Ана” китабын  тәкъдим итү кичәсе узачак. Кичә “Казан” милли мәдәни үзәктә 13.00 сәгатьтә башлана.

Моңарчы “Ана” китабын тәкъдим итү кичәләре Кыргызстан Республикасында, Чаллы шәһәрендә бик уңышлы узды.

Хөрмәтле милләттәшләр, шәһәребез кунаклары!

Сезне әлеге кичәләргә көтеп калабыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*