tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарның нәсел чылбыры өзелмәс: Киров өлкәсендә “Татар мәдәнияте. Киләчәккә караш” форумы узды
Татарның нәсел чылбыры өзелмәс: Киров өлкәсендә “Татар мәдәнияте. Киләчәккә караш” форумы узды

Татарның нәсел чылбыры өзелмәс: Киров өлкәсендә “Татар мәдәнияте. Киләчәккә караш” форумы узды

15 февраль көнне Нократ Аланы шәһәрендә “Татар мәдәнияте. Киләчәккә караш” исеме астында Киров өлкәсенең өченче ачык форумы узды. Аның кысаларында “Нәсел чылбырын өзми тәрбияләү үзенчәлекләре” дигән теманы түгәрәк өстәл артында уртага алып сөйләшү булды һәм “Татар кызы – нәни энҗеләр” бәйгесе үткәрелде.

Киләчәккә караш

Безнең форумга “Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш” дигән бик тә мәгънәле исем Нократ Аланы шәһәре “Победа” мәдәният сарае директоры Ирина Векшина тарафыннан беренчесен үткәргәндә үк тәкъдим ителгән иде. Үз эчтәлегенә бик күп нәрсәне сыйдыра ала торган исем яңгырашы безгә ошады. Ә форум идеясы Киров өлкәсе татарлары конгресы рәисе Равил Нургалеевныкы. Аны Нократ Аланы шәһәр һәм район администрацияләре, Киров өлкәсе хөкүмәте күтәреп алды, быел өлкәнең Халыклар дуслыгы йорты да кушылды. Чара шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тарафыннан хупланды.

Әзерлек узган елның декабрь аенда ук башланды. Беренче форумда түгәрәк өстәл барышында без төбәкнең кайбер күренекле кешеләре һәм сәләтле балалары белән таныштык, булдырабыз икән бит дип, сөенештек. Икенче форумга тәрбия темасын тирәнтен алып, балаларга нәсел – ыруны барлап, шәҗәрәләр төзергә кушылды. Өченчесе дә гаилә тәрбиясе темасын дәвам итте. “Татар кызы – нәни энҗеләр”дә катнашучы балалар, ә алар 8-10 яшьлек кызлар, гаиләдә кыз бала буларак тәрбия алу тәртибен күрсәтергә тиеш иделәр.

“Татар кызы-нәни энҗеләр” бәйге дип игълан ителгән булса да, әзерлек вакытында балаларны үзара ярыштырмауны кулайрак күрдек. Тугыз бала, тугыз номинация һәм һәрберсе аерым бер юнәлештә җиңүче булыр дигән фикергә киленде. Ни өчен дигәндә, балалар төрлесе төрле төбәкләрдән буларак старт өлеше тигез түгел. Сәләтле бала өчен шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк икәнлеге аңлашыла, авыл мәктәбендә укучы бала башка мөхиттәрәк яши. Безнең максат гаиләдә нәсел чылбырын өзмәс өчен милли тәрбиягә игътибарны юнәлтү, моны һәрберсе булдырганча бар тырышлыгын куеп әйбәт итеп үзенчә күрсәтә ала.

Һәр сәдәп өчен җавап бирәсе

“Победа” мәдәният сарае ишекләре ул көнне иртүк ачылды. Мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм шәһәрнең “Путь к успеху” отряды яшь волонтерлары юлдан килгән кунакларны сыйлау өчен чәй өстәлләре әзерли башладылар. Кунакларны чәйләп алыйк дип эндәшү ул татар йортының матур бер гадәте.

Түгәрәк өстәл чын мәгънәсендә түгәрәк булып “Бердәм Россия” партиясенең утырышлар залында үтте. Беренче булып сүз Рәисә Мөхәммәтшина кул астында татар җыр-биюләрен өйрәнә торган “Кояш нурлары” балалар ансамбленә бирелде. Балалар башкаруында такмаклар яңгырады. Тик бу гади такмаклар түгел иде. Рәисә ханым төрле чыганаклардан өйрәнеп, сугыш вакытында Гитлердан көлеп чыгарылган такмакларны балаларга өйрәткән. Без түгәрәк өстәлне Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлап ачтык.

Форум шулай ук ТАССРның 100 еллыгына да багышланды. Бу уңайдан бездә Татарстан кунаклары чакырулы иде. Кукмара туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Гүзәлия ханым

Дмитриева һәм музей хезмәткәре Лилия ханым Галимуллина татар халкының милли киеме турында сөйләделәр.

Милли кием турында сүз юктан гына куптарылмады. Шәһәрдә үткәрелә торган татар мәдәнияты чараларына Казаннан чакырылган белгечләр һәрвакыт милли кием буенча кимчелекле якларыбызны күрәләр. Бу безгә генә кагылмый, алар, без кайда барсак та моңа игътибар итәбез ди. Мәдәният хезмәткәрләренең сәхнәгә милләтебез вәкиле булып чыгып басуы ул бик зур җаваплылык. Башкалар безне иң беренче тышкы кыяфәттән бәяли. Шуңа күрә кеше янына затлы милли кием киеп чыгарга кирәк. Татар мескен булмасын! Аннан, сәхнәгә күлмәк өстеннән алъяпкыч бәйләп чыгу да бик урынлы түгел. Нинди дә булса җырга яки образга бәйле булганда ярый, әмма бит сәхнәгә бәйрәм уңаеннан чыгыла. Ә алъяпкыч ул бит эш вакытында өс пычратмас өчен киелгән!

Кием турында сөйләшкәндә музей хезмәткәрләре безнең як өчен ятрак яңгыраган кәттәҗи дигән баш киемен тәкъдим иттеләр. Баксаң, ул татар хатыннары элек яратып кигән баш киеме икән. Кәттәҗи матур итеп чигелгән була, калфак кебек баш өстендә генә тормаган, аны, яулык, шәл астыннан батырып кигәннәр. Камзулга килгәндә, Малмыж районы Иске Йөрек авылында аны кесәбикә дип йөрткәннәре билгеле булды.

Кием турында сөйләшүне тәмамлап, алып баручы буларак, киемгә карата тагын бер нәрсәгә тукталмый кала алмадым. Минем әбиемнең ике күлмәге булыр иде. Берсе көн дә киелеп, ул тизрәк тузды. Шул көндәлек күлмәк тузып беткәч кенә яңа күлмәк тегелде. Ә хәзер күпме бездә ул күлмәк? Бу урында Зөфәр хәзрәт Галиуллин бик тә урынлы итеп үз сүзен әйтте:

– Әбиләр ул күлмәкләр сарыфтан булмасын дип курыккан, чөнки күлмәкләрнең һәр төймәсе өчен җавап бирәсе бар!

Нәселләренә тап төшмәс

Икенче өлеш Иске Пенәгәр имамы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов белән Фәрит әфәнде Вәлиевкә тулысынча тапшырылды. Зиятдин хәзрәт күптәннән туган авылы тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә, Фәрит әфәнде шулай ук тарихы чыганаклар аша якын-тирә төбәкләрнең үткәннәрен барлаучы. Хәзрәт экраннарга куелган видеоматериал аша төбәк тарихын өйрәнү алымнары һәм үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде.

Зиятдин хәзрәт татар тарихын өйрәнүчеләр арасында безнең якның иң танылган кешесе. Аның тәҗрибәсе бүген татар галимнәрен кызыксындыра, ул Россия буйлап татарлар яши торган җирләрдә бер-бер артлы уздырыла торган төрле фәнни-гамәли конференцияләргә чакырулы. Түгәрәк өстәлнең “Нәсел чылбырын өзми тәрбияләү үзенчәлекләре” темасын хуплап, хәзрәт үз авылларында мәчет төзекләндерү вакытында төшерелгән кадрлар белән бүлеште. Төзелеш эшләрендә 4-5 яшьлек балалардан алып авылның мөхтәрәм аксакаллы картларына хәтле катнашкан. Бу 2006 еллар. Ул балалар, шушы мәчет янкормасы төзелеше, аның эчендәге эшләр, ишегалдына кое казу, мәчет янын төзекләндерү белән мәш килгән балалар, инде үсеп җиттеләр. Нәсел чылбырын өзми тәрбияләү шушы була инде. Үзләре салган мәчет алар өчен туган йортлары кебек кадерле. Шул ук балалар ярдәмендә хәзрәт тарихи чыганаклар өстендә эшли. Мәсәлән, метрикә китапларын цифрлы форматка салуда алар ярдәме бик зур. Кечкенәдән алып авыл тарихын язу өстенә эшләгән бала үз нәселен дә шунда ук өйрәнә, нәсел тарихы эзсез югалмаганын күреп, ул ата-анасы исеменә тап төшерми яшәргә тырышачак. Менә кайда ул сүзсез генә бара торган чын милли тәрбия!!!

Диккать белән

Бу исәптән татарлар яши торган төбәк җитәкчеләренең түгәрәк өстәлдә булып хәзрәтне диккать белән тыңлап утырулары куандырды. Иске Пенәгәр авыл башлыгы Минсәрия ханым Фәләхиева Зиятдин хәзрәт белән берлектә эшли, барсын белә, шулай булса да килгән иде. Урта Шөн авыл җирлеге башлыгы Фәнис әфәнде Ибраһимов Кызыл Алан бистәсе башлыгы Алексей Хашимовка бар сөйләгәнне тәрҗемә итеп барды. Алексей Александрович бер сүз татарча белмәсә дә, чыгып китмәде, зур кызыксыну белән тәрҗемә аша тыңлады. Сосновка шәһәре башлыгы Наил әфәнде Сәитовны шулай ук бар сөйләгәннәргә бик игътибарлы булды.

Бездә бик ерактан килән кунаклар да бар иде. Алар Россиянең генә түгел, бөтен дөньяның дип әйтелә торган иң төньяк татарлар авылы булган өлкәбезнең Слободской районына кергән Нократ авылыннан иде. Фирүзә ханым Созинованың Иске Пенәгәрдә Идел буе федераль округтан җыелган “Ак калфак” җитәкчеләренең күчмә утырышына килгәне бар иде. Бу юлы ул үзе генә түгел, Нократ авыл җирлеге башлыгы Вәгыйзь Зиннәт улы Митюков һәм авыл клубы хезмәткәре Эмма Шамил кызы Митюкова белән иде. Алар энҗе бөртеге – Ксенияне бәйгедә катнашырга алып килгәннәр. Нократлылар белән без бераз аларның тарихы турында сөйләшеп алдык. Вәгыйзь үзен бечермәннәрдән дип белдерде. Сөйләм телебез аерыла, без кызу сөйләгәндә барсын да аңлап бетереп булмый диде.

Татар кызы нинди була?

Көннең икенче яртысы тулысынча “Татар кызы – нәни энҗеләр” бәйгесенә багышланды. Ул “Победа” мәдәният сараеның “Полянка” ансамбле, җитәкчесеТатьяна Гришачева, башкаруында “Энҗе бөртекләре” биюе белән башланып китте. Аннан сәхнә артында матур ирләр тавышы яңгырады:

Татар кызы нинди була?

Уңган була, җитез була,

Кулларыннан аның гөлләр түгелеп тора,

Татар кызы тыйнак була, сабыр була…

Тамашачы, җиде йөз кешеле зал тулы иде, яраткан җырчысы Илназ Бах тавышын таныды, әлбәттә. Бәйгене Татарстан Республикасының атказанган артисты Илназ Бах һәм легендар коралчы конструктор Георгий Шпагин мемориал йорт-музей мөдире Әнисә Хәлимова алып бардылар. Жюри рәисе вазифасы миңа йөкләнде, ярдәмгә шәһәр администрациясе социаль сәясәт идарәсе вазифасын башкаручы Екатерина Пономарева һәм “Вятская” эшләп чыгару һәм сәүдә компаниясе директоры Илдар Гыйматдинов билгеләнде.

Бәйгене Нократ Аланы шәһәре башлыгы Валерий Машкин ачты, ул форумга сәламләү хаты тапшырды. Чыгышы ахырында үзен, монда яшәсә дә, тумышы белән Яр Чалы төбәгеннән икәнлеген горурлык белән белдерде. Халык, әлбәттә, аны, күңеле булып, алкышларга күмде. Киров өлкә хөкүмәте эчке сәясәт министры урынбасары Роман Зяблых шулай ук бик җылы чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, форум ахырында, ул минем яныма килеп, киләсе елга чыгышымны татар телендә ясарга ярдәм итерсез әле дип, мөрәҗәгать итте. Димәк, безнең форум аңа бар яктан ошаган, ул, безне, ана телебездә чыгыш ясап, хөрмәт итмәкче. Сосновка шәһәре башлыгы Наил әфәнде Сәитов форумны матур итеп татар телендә сәламләде.

“Татар кызы- нәни энҗеләр” бәйгесенә килгәндә, кызларның һәр чыгышы шул кадәр дулкынландыргыч булды. Олы кеше сәхнәгә чыкса каушап кала, моны һәркем аңлый һәм шуңа күрә җан атып, куәт биреп утырдылар. Кызлар чыгышы вакытында экранда аларның үзләре турында видеопрезентация барды. Ул да конкурс өлеше иде.

Өй эше итеп бирелгән кулъяулык чигү, беренчедән, кыз баланы кул эшенә өйрәтү йөзеннән булса, икенчедән ул халыкта солдат хезмәтенә китүчеләрне озату гореф-гадәтенең бер өлешен күрсәтү өчен булды. Сәхнәгә никрут яшенә җиткән егетләр чакырылды, нәни энҗеләребез аларга кулъяулыклар бүләк итте.

Балалар барсы сәләтле, аерым алып, менә бу булдыра дип әйтү бик кыен булды. Жюрига, киңәшләшеп, җиңүчеләрне атар вакыт җитте. “Татар кызы – милләт күрке” номинациясендә җиңүче дип Түбән Шөн авылыннан Алинә Гәрәфиева игълан ителде. Баланы бәйгегә Алсу ханым Гәрәфиева әзерләде. “Татар кызы -илһам йолдызы” Номинациясендә – Сосновка шәһәреннән Надия Нарбекова, Әлфия ханым Сабирова кул астында осталыкларын чарлады. Урта Шөннән Камилә Фатыйхова , җитәкчесе Асия ханым Дәүләтшина, “Татар кызы –кунакчыл кыз” номинациясендә беренчелекне алды. “Татар кызы -хуҗабикә” номинациясе Иске Пенәгәрдән Рәфинә Галиәхмәтовага бирелде. Җитәкчесе Мөнҗия ханым Гатауллина. Авыл Рәфинә өчен шул кадәр тырышкан, тиз ара “Агымсу” татар җыры ансамбле төзеп, Рәфинә җанатарлары булып, сәхнәгә чыктылар. Иске Пенәгәрдә, ялгышмасам, соңгы утыз елда беренче ансамбль.

Малмыж районы Иске Йөрек авылыннан килгән Динара Яватовага, җитәкчесе Асия ханым Салахова, “Татар кызы –сөйкемле бала” номинациясе бирелде. Кызыл Алан бистәсеннән Сабина Нәкыйпова номерын беръюлы ике кеше әзерләде – җитәкчесе Полина Умрилова, режиссер Раиса Саламатова. Сабина һава гимнасты, аңа, әлбәттә, “Татар кызы -тәвәккәл кыз” номинациясендә тиңнәр табылмады. Ут күршеләребез, Кукмара районы Вахит авылы кызы Нәфисә Гыйльмуллина, җитәкчесе Гөлнара Низамиева, матур сүз остасы булып чыкты. Аңа “Татар кызы –сәләтле бала” номинациясе җиңүчесе исеме бирелде. Иң ераклардан булган Слободской районы Нократ авылыннан килгән Ксения Созинова “Әпипә” җырын башкарды, җитәкчесе Фирүзә ханым Созинова. Ксениягә җиңү “Татар кызы –алтын куллы” номинация кысасында бирелде. Соңгы конкурсант Диләрә Гатауллина Нократ Аланы кызы, җитәкчесе “Победа” мәдәният сарае хезмәткәре Ольга Шарапова, ул -“Татар кызы – сәхнә йолдызы”!

Энҗе бөртекләребезгәбүләкләр тапшырганда 2016 елгы Бөтенроссия “Татар кызы” конкурсы ярымфиналисты Әлфия Фәләхетдинова һәм 2019 елгы Киров өлкәсе “Татар кызы” конкурсында “Сокландыргыч кыз” номинациясе җиңүчесе Диана Фәрхуллина катнаштылар.

Күз яше

Бәйгедән соң кызларга теләктәшлек күрсәтеп туган төбәкләреннән килгән һәвәскәр артистлар концерт куйды. Барсын исемләп китми, әмма һәркайсына соклану белдереп, Урта Шөннән килгән сәхнә ветераны Гәләветдин ага Гыйләҗетдиновны әйтми калып булмый. Халык аның җырларын һәрвакыт көтеп ала, бу юлы да алкышларга көчле булды. Һәм иң яшь һәм танылган музыкантыбыз, Иске Пенәгәрдән Илназ Мөбәрәкшин скрипкада уйнап йөрәкләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Казанның “Ла примавера” камерлы оркестры җитәкчесе маэстро аның кулын кысты дигәч, кунак җырчыбыз Илназ Бах та адашы кулын, рәхмәт әйтеп кысты.

“Кояш” татар җылы халык ансамбле, җитәкчесе Рәисә ханым Мөхәммәтшина, сәхнәләштереп , сугышка темасын яктырткан җыр белән тамашачы алдына чыкты. Алар “Озатып вокзаллар каршында, Маңгайдан үптеләр аналар, Тузанлы юллардан үттеләр, Дөньяны күрмәгән балалар…”дип башлап безнең йөрәкләр елаттылар. Ансамбль солисты, Киров өлкәсе татар көрәше федерациясе президенты, нык бәдәнле, киң җилкәле, сукса тимер өзәрдәй көчле беләкле Расим әфәнде Хафизов күзләрендә дә яшь иде. Үзе җырлый, үзе елый…

Рәхмәт. Чиксез рәхмәт!

Киров өлкәсе татарлары конгрессы рәисе, Киров өлкәсе кануннар чыгару җыелышы депутаты, “Молот-Оружие” машина төзүчеләр генераль директоры Равил Рамил улы Нургалеев форумны зурлап килгән кунаклар Саба муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Каримовка, Балтач муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка рәхмәт белдерә. Ут күршебез Кукмара шәһәре форумга зур делегация белән килде, барсына без рәхмәтле.

Урта Шөн җирлеге “Ак калфак” җитәкчесе Рәмзия ханым Габдрахмановага аерым ук зур рәхмәт. Педагог буларак ул балалар белән эшләү үзенчәлекләрен белә, оештыру эшләрендә зур терәк булды.

Форумның төп иганәчәсе – Равил әфәнде Нургалеев. Саллы өлеш белән “Мясо тойменское” предприятиесен җитәкләүче шәхси эшмәкәр Фәнзилә ханым Мингазова булышты. Хезмәте һәм хәләл малы кергән бар кешегә бары тик уңышлар телибез.

Өлкә күләмендә өченче тапкыр үткән “Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш” форумы барышында кул эшләре буенча остаханәләр эшләде, кунаклар өчен “Кояш” һәм “Сүнмәс дәрт” татар җыры ансамбльләре уенлык оештырдылар. Җыен Татарстанның атказанган артисты Илнах Бах концерты белән тәмамланды.

Шәмсия Хәлимова, Киров өлкә татарлары конгрессы рәисе урынбасары

Әлфия Фәләхетдинова фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*