tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Төньяк башкала”да – татар гүзәлләре балкышы
“Төньяк башкала”да – татар гүзәлләре балкышы

“Төньяк башкала”да – татар гүзәлләре балкышы

Санкт-Петербургтагы “Рекорд” яшьләр сараенда “Татар кызы-2019” бәйгесе узды. Аны биредәге Татарлар ассоциациясе президенты Рөстәм Хучашаев һәм сәнгать җитәкчеләре Әлфия Мәүлетова белән Гөлнара Фәйзуллина шәһәрдә яшәүче милләттәшләр ярдәмендә оештырды.

– Бу көнне “Рекорд” яшьләр сарае гөрләп торды, – дип хәбәр итә безгә “төньяк башкала”дан Әлфия Мәүлетова. – Кызлар белән сайлап алу, башка төрле әзерлек чаралары күптән башланды. Финалга 6 кыз чыкты. Аларның һәрбесе дә – нур иясе, милләтебезнең йөзек кашы. Кызлар барысы да Санкт-Петербург дәүләт университетында белем ала, иҗтимагый, милли тормышта кайнап яши. Бәйге барышында алар туган телдә аралаша белүе, милли гореф-гадәтләрне ихтирам итүен күрсәтте, җырлды да, биеде дә. Бәйге нәтиҗәләре буена Юлиана Елезарова – “Мисс Санкт-Петерург”, Зөлфия Слаева исә Ленинград өлкәсендә иң чибәр татар кызы исеменә лаек булды. Алар тиздән Казанда узачак халыкара “Татар кызы” бәйгесендә катнашачак.

Калган кызлар да төрле номинацияләрдә җиңү яулады һәм Санкт-Петербург эшкуарлары әзерләгән бүләкләргә лаек булды. Бәйрәмдә катнашучылар өчен “Казан күчтәнәче” дә бар иде – алар алдында җырчы Сөмбел Билалова чыгыш ясады.

Мондый чаралар киләчәктә дә оештырылачак, Нева ярларында яшәүче милләттәшләр үз гүзәлләребезгә сокланып, татар кызларының эчке һәм тышкы балкышын башкаларга да күрсәтә алыр, дип ышанам.

Әлфия Мәүлетова – Бүздәк кызы. Озак еллар “Шәрык” радиосында эшләде, радиотыңлаучыларның яраткан алып баручысы булды. Хәзер дә ул халыкка хезмәтен дәвам итә. “Безнекеләр булдыра!” – дими, ни диясең…

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*