tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркия телевидениесе Галимҗан Ибраһимов турында тапшыру күрсәтте
Төркия телевидениесе Галимҗан Ибраһимов турында тапшыру күрсәтте

Төркия телевидениесе Галимҗан Ибраһимов турында тапшыру күрсәтте

Кичә Төркия дәүләт телерадио корылышының «ТРТ АВАЗ» каналында Галимҗан Ибраһимов хакында документаль тапшыру күрсәтелде. Ул кичке сәгатьләрдә эфирга чыкты.

Тапшыруда Рамилә Йылдырым, Чулпан Четин, Исмәгыйл Түркоглу һәм Якуп Өмәроглу кебек галимнәрнең Галимҗан Ибраһимов тормышы һәм иҗатын танытучы әңгәмәләре театральләшкән сәхнәләр белән бирелде.

Төркиянең Инөнү университеты профессоры Рамилә Йылдырым һәм Кавказ университеты доценты Чулпан Четин Галимҗан Ибраһимовны язучы булудан тыш, педагог, татар мәгариф системасына нигез салучы һәм бик күп төрки халыкларның әдәбият остасы итеп таныттылар. Мимар Синан университеты тарих галиме Исмәгыйл Түркоглу һәм Евразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу татар әдибенең сәяси карашлары, җәмгыятьтә барган үзгәрешләр җирлегендә иҗатында ничек яңгыраш алуы, фикерләренең сәнгатьчә гәүдәләнеше турында сөйләделәр.

Рамилә Йылдырым Галимҗан Ибраһимовның ТАССР төзелүгә керткән хезмәтләрен искә алды, татар гуманитар фәннәре буенча күпьяклы эзләнүләрен телгә китерде. Төрки дөньяның уртак алфавиты итеп гарәп имлясын яклап чыгуын һәм «халык дошманы» игълан ителүенең сәбәпләрен ачыклады.

«Галимҗан Ибраһимов — төрки дөньяда танылган язучы, аны башка халыкларның күренекле әдипләре үзләренең остазы саный. Ул татар мәгарифе үсешенә зур игътибар бирә, беренче татар педагогик журнал „Мәгариф“не, „Безнең юл“ журналын оештыручы һәм мөхәррире була, галим-ысулнамәче, дидакт булып таныла», — дип сөйләде Чулпан Четин.

Мимар Синан университеты тарих галиме Исмәгыйл Түркоглу аның иҗаты белән кызыксынуның зур булуын, хезмәтләре буенча Төркиядә фәнни хезмәтләр, төрле мәкаләләр язылуын әйтте. «Галимҗан Ибраһимның бөтен әсәрләре тугыз томлык китапка җыелган», — диде галим.
Рушания Алтай

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*