tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан “Китап” нәшриятында татар бүлеге оешуның 25 еллыгын билгеләп үттеләр
Башкортстан “Китап” нәшриятында татар бүлеге оешуның 25 еллыгын билгеләп үттеләр

Башкортстан “Китап” нәшриятында татар бүлеге оешуның 25 еллыгын билгеләп үттеләр

Кичә Уфада зур вакыйга – бу көннәрдә 100 еллыгын билгеләп үтүче Башкортстан “Китап” нәшриятында татар бүлеге оешуның 25 еллыгына багышланган “Галиҗәнап китап” исемле тантаналы кичә булып узды. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үткән кичә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләрен, язучыларын, зыялыларыбызны, китап сөючеләрне бергә җыйды.
25 ел эчендә алты йөзгә якын исемдә татар китабы һәм дәреслекләр нәшер ителгән! Берничә кешедән генә торган бүлекнең нинди зур хезмәте! Бөтендөнья татар конгрессы шул хезмәтне өлешчә генә булса да бәяләргә тырышты. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән җылы сүзләрне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев җиткерде һәм бүләкләрне тапшырды.
Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов та катнашты. Башкортстан сәнгать осталары белән берлектә ул да чыгыш ясады.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Марс Тукаев мәгълүматлары буенча 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*