tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Карсун районында – Татар мәдәнияте айлыгы
Ульяновск өлкәсенең Карсун районында – Татар мәдәнияте айлыгы

Ульяновск өлкәсенең Карсун районында – Татар мәдәнияте айлыгы

Карсунның CCCРның халык рәссамы Аркадий Пластов исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә Татар мәдәнияте айлыгына старт бирелде. Чарада мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, мәктәп hәм техникум укучылары катнашты.

Милли бәйрәм кунакларын район башлыгы Шамил Шамшетдинов сәламләде. Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Нугай иле урта мәктәбенең ана теле укытучысы Равия Юсупованы Мактау грамотасы белән бүләкләп, мәктәпкә татарча китаплар тапшырды.

Өлкәнең тарих hәм мәдәният үсеше үзәге белгече, тарих фәннәре кандидаты Александр Кобзев Ульяновск төбәгендә ислам диненең торышы турында сөйләде.

“Безнең районда ел саен Татар мәдәнияте айлыгы уздыру күркәм традициягә әверелде”, – диде Карсун медицина техникумы студенты, район татар автономиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Меннибаева.

“Белоснежка” балалар бакчасы педагогы Алсу Юнусова тәрбия учреждениесендә милли мәдәниятләр айлыгы уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Бәйрәм концертында “Белоснежка” балалар бакчасы нәниләре, Карсун hәм Нугай иле урта мәктәпләре, медицина техникумы укучылары үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте, шулай ук сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышы да соклану тудырды.

Татар мәдәнияте айлыгы көннәрендә белем бирү учреждениеләрендә hәм мәдәният йортларында төрле очрашулар, иҗат кичәләре узачак, күргәзмәләр эшләячәк. Мәдәният айлыгы 21 февральдә – Халыкара туган телләр көнендә тәмамланыр дип көтелә.

Р.Нигъмәтле

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*