tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе үтте

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе үтте

28 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинансында VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев оешма өчен 2017 ел әһәмиятле – 2-6 августта съезд үтәчәк ел икәнен ассызыклады һәм кыскача аңа кадәр узачак чаралар турында әйтеп чыкты.

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына килгәндә түбәндәге саннар әйтелде: 9-11 мартта үтәчәк җыенда 41 төбәктән 700 эшмәкәр катнашачак, дип көтелә. Мондый җыеннар 2012 елдан үткәрелеп килә, елдан ел катнашучы төбәкләр саны арта бара. Мисал өчен, былтыр җыенга 36 төбәк вәкиле катнашса, быел вәкилләрен җибәрәчәк төбәкләр саны бишкә арткан. Һәр елны төрле авыллардан, башка эшмәкәрләр катнашу өстендә актив эш алып барыла. Бу аңлашыла да, чөнки Россиядә 4300 татар авылы бар дип исәпләнә.

Шулай ук сүз Татар эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаевка бирелде. Ул  бу җыеннарга килүче эшмәкәрләрнең кем булуларына игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренчә, бирегә эре эшмәкәрләр җыелмый. Күпчелеге шәхси хуҗалыкларында эшмәкәрлек итүчеләр.

Соңыннан матбугат конференциясенә җыелган журналистлар кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Җыен турында тулырак мәгълүмат рәсми пресс-релизда язылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*