tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Матур тамаша бүләк иткән бәйрәм
Матур тамаша бүләк иткән бәйрәм

Матур тамаша бүләк иткән бәйрәм

Тубыл шәһәренең социаль тернәкләндерү үзәгендә вакытлыча тәрбияләнүче балалар өчен оештырылган матур Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары катнаштылар. Зал уртасындагы матур итеп бизәләгән, утлары балкып торган чыршы янына балаларны тәрбиячеләре Гөлзифа Хәкимова чакырды. Аның җитәкчелегендә оештырылган курчак театрында төрле яшьтәге балалар үзләренең талантларын күрсәттеләр. “Яңа ел әкияте” дип исемләнгән күренештә буран, куян, аю, төлке ролендә балалар бик теләп катнаштылар.

Кыш бабай белән Кар кызына бәйрәм кунаклары шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Өч яшьтәгеләр дә, югары сыйныф укучылары да әкият геройлары белән биеделәр, күңел ачтылар. Кыш бабай һәм Кар кызы белән әйлән –бәйлән уеныныда әйләнделәр. Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән “Ак калфак” иҗтимагый оешма җитәкчесе Айсылу Әптелмән кызы Юнусова балаларны керәсе Яңа еллар белән котлады. Ул :”Балалар, сезнең якты өметләрегез, хыялларыгыз тормышка ашсын. Илебезне, укыган мәктәбегезне, укытучыларыгызны, тәрбиячеләрегезне, якыннарыгызны яратыгыз. Яңа ел, Чыршы бәйрәме төрле яшьтәге балаларның көтеп алган һәм яраткан бәйрәмнәре.

Бүгенге бәйрәм сезнең хәтерегездә якты мизгел булып калсын дип тырыштык. Тынычлык, иминлек, куанычлар белән килсен Яңа ел,”-диде. Ул балаларга сәламәтлек, укучыларга укуларында уңышлар теләде. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе балалар белән төрле кызыклы, шаян уеннарда катнашты, табышмаклар әйтте, тапкыр булган балаларны җылы сүзләр белән мактады. Яшел чыршы тирәсендә җыр җырлап әйләнгәннән соң балаларга күчтәнәчләр тараттылар. Бергәләшеп үткәрелгән Чыршы бәйрәменнән соң үзәк хезмәткәрләре ярдәм күрсәтүчеләргә җылы сүзләрен, теләкләрен юлладылар.

Айсылу Әптелмән кызы яңа ел күчтәнәчләрен алуда матди ярдәм күрсәткән М. Хөснетдиновага, Эдуард хәзрәт Юнусовка, Тимур хәзрәт Ниязовка, Е.Исентаевка, С.Олимовка рәхмәтләрен белдерде. Изге эшләр башкаручыларга уңышлар теләде.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*